Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Индустриаль паркка Норвегиядән инвесторлар килде

Индустриаль паркта эшмәкәр­лекне үстерү өчен уңайлы климат формалаштыру - Чистайның төп бурычларыннан берсе. Яңа инвесторлар республика һәм муниципаль районны үстерү эшен дәвам итәчәкләр, эш урыннары булдырачаклар, төрле өлкәләрдән белгечләрне җәлеп итәчәкләр.

«Идея-капитал» идарәче компа­ния­сенең генераль директоры, «Химград» предприятиесе идарәчесе Алексей Грушин һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов озатуында Норвегия Корольлегенең Россиядәге илчесе Фроде Мо әфәнде җитәкчелегендә Норвегия бизнесы вәкилләре делегациясе индустриаль парк мәйданчыгы, тәкъдим ителәчәк инфраструктура һәм шартлар белән таныштылар.
Инвесторлар арасында берничә компания вәкилләре бар иде. «Norway Seaweed» Норвегия компаниясе балыклар өчен азыкка аксым җитештерү өчен су үсентеләре үстерү, «Сигра-Групп» компаниясе Россия аквакультурасында инвестицион проектларны эшләү һәм тормышка ашыру белән шөгыльләнә. «Норас-Групп» ясалма сулыкларда балыклар үрчетү, су үсемлекләре үстерү белән шөгыльләнә, авыл хуҗалыгына һәм аквакультурага инвестицияләр кертә, Россия Федерациясе төбәкләрендәге проектларны тормышка ашыруны тикшерә. «АкваОптима», «Сигра-Групп» һәм «Норас-Групп»ның технологик партнеры, шулай ук Норвегиядә ябык су белән тәэмин итү җайланмаларын проектлау һәм төзү буенча алда баручы генподрядчы да булып тора.
Алексей Владимирович хезмәт­тәшлек итүнең уңайлы шартлары турында сөйләде һәм индустриаль парк мәйданчыгының ТР Президенты канаты астында торуын билгеләп үтте. Республикада гамәлгә ашырыла торган башка мәйданчыклар белән чагыштырганда паркның өстенлекләренә аерым игътибар бирелде.
- Без инфраструктура объектларына бушлай тоташуны, түбән тарифлы инженер коммуникацияләрнең тулы спектрын, уникаль салым преференцияләрен һәм җиде елга кадәрге срокка җир өчен аренда түләвеннән тулысынча азат итүне үз эченә алган производство объектларын үстерү өчен әзер территория тәкъдим итәбез, - дип билгеләп үтте тәкъдим итү барышында Алексей Грушин.
Индустриаль паркны тәкъдим итү Норвегиядән килгән кунакларга ошады, әмма нәтиҗә ясау әле иртәрәк. Чистайдан кала, инвесторлар Кама Аланында да моңа охшаш парк территориясендә булдылар, анда аларга шулай ук производство мәйданчыгын тәкъдим иттеләр.
Норвегиялеләр суның сыйфатына һәм чистарту корылмалары булуга, калдыкларны эшкәртү ысулларына һәм сыйфатына аерым игътибар бирделәр. Алексей Грушин суны өстәмә чистарту калдыкларның химик составына бәйле булуын билгеләп үтте.
Алга таба инвесторларны тәкъдим ителгән мәйданчыклар һәм шартлар буенча фикер алышу көтә. «Чистай» индустриаль паркын сайлаган очракда уртак хезмәттәшлек итү, объектны төзү өчен кирәкле мәйдан һәм эшче көчләр турында сөйләшү башланачак.
Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасында Россия балыкчылыгы белән килешенгән аквакультураны үстерү концепциясе расланган. Хөкүмәт эре проектларга инвесторлар җәлеп итәргә тели һәм 2018 елның яз-җәй айларында яңа аквакультура предприятиеләре эшләтү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәк. Шушы максаттан Норвегия һәм Россия бизнесы, Россия балыкчылыгы, Татарстан Хөкүмәте, «Союзхимпроект» проект институты, «Идея» инновацион-производство технопаркы вәкилләреннән, территорияләрендә проектларны тормышка ашыру күздә тотылган муниципаль районнар башлыкларыннан торган проект төркеме булдырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Индустриаль парк