Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Индустриаль паркка дүрт резидент киләчәк

Моношәһәрләрне үстерүнең комплекслы инвестицион планы (2010 елда Чистай моношәһәр дип табылды) финал стадиясенә керде. Узган җомга көнне ТРның Икътисад министрлыгында министрлык, "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге һәм "Чистай" индустриаль паркы резидентлары арасындагы планнар турында өч яклы килешүгә кул куелды.

Планнар турындагы килешүгә кул куюда ТРның икътисад министры М. Шаһиәхмәтов, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов һәм якын арада индустриаль парк резидентлары булырга теләк белдергән дүрт предприятие җитәкчесе катнашты. Әлеге резидентлар белән очрашу бер ай элек индустриаль паркның идарәче компаниясендә булды. Алар "уен кагыйдәләре" белән таныштылар һәм "әйе" диделәр. Хәзер икътисад министрлыгы һәм муниципаль район хакимияте ташламалы шартларда заем акчасын җәлеп итүгә тышкы икътисад банкы белән үзара элемтә оештыруга ярдәм күрсәтәчәкләр. Үз чиратында резидентлар үзләренә эш урыннары булдыру һәм инвестицион проектларны тормышка ашыру буенча йөкләмә алалар.
"Чистай" индустриаль паркы территориясендә резидентлар өчен җиде елга кадәр җир өчен аренда түләвеннән азат итү, мөлкәткә һәм табышка салым ставкаларын киметү каралган. Беренчеләрдән булып индустриаль паркка кем килә соң? Менә әлеге дүртлек - "Кама" полиграфия комбинаты (төрү, мелован катыргы һәм полиграфия продукциясе); "Туран" керамик әйберләр заводы (кирпеч җитештерү); "СКД Инвест" фирмасы (заманча технология буенча аз катлы төзелеш өчен комплектлар җитештерү заводы); "Таттеплотруба" фирмасы (пенополиуретан торбалар җитештерү). Дүрт резидентның инвестицион кертемнәр күләме 11,5 миллард сум тәшкил итә. 800гә якын эш урыны булдыру планлаштырыла. Киләсе язга индус­триаль парк территориясендә инвесторлар үз производстволары өчен бина төзи башлаячаклар. Барлык инфраструктура (җылылык, газ, электр энергиясе, су, канализация) бар. Әлеге максатларга 600 миллион сум акча тотылган.
Рәсемдә: Икътисад министрлыгында өч яклы килешүгә кул кую тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев