Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җилдәй җитез карусельдә...

ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков исеме шәһәрлеләргә яхшы таныш, бу танылуга аның безнең шәһәр өчен эшләгән эшләре сәбәпче.

Виктор Васильевич чис­тайлыларга ясаган иң күңелле бүләк Скарятинский бакчасын төзекләндерү булды. Аның тырышлыгы белән Скарятинский бакчасы шулай матураеп китте.
Чистайлылар белән алар Скарятинский бакчасында ниләр күрергә теләүләре турында сөйләшкәндә берничә дистә ел элек аның мәдәният һәм ял паркы булуы, биредә бию мәйданы, бильярд, күп санлы аттракционнар булуы ачыкланды. Виктор Смыков инициативасы буенча һәм ТР Президенты ярдәме белән Скарятинский бакчасында аттракционнар урнаштыру буенча эш башланды. Узган ай азагында Чистайга яңа аттракцион - карусель җайланмалары кайтардылар һәм эшчеләр, ныгытмаларга аерым игътибар биреп, аны җыя башладылар.
-Скарятинский бакчасында аны төзекләндерү буенча зур эш башкарылган, - ди аның директоры Александр Оленин, - агачлар, куаклар утыртылган, бик күп клумбалар ясалган. Хәзер Ленин урамына чыгучы койманы алыштыру бара. Барлыкка килгән яшь өйләнүчеләр өчен ротонда, оригиналь эскәмияләр, берсүзсез, бакчаны бизәде, аны Чистайның "энҗе бөртеге" итте. Тик без чистайлыларны бакчага күбрәк җәлеп итәр өчен аттракционнар җитмәвен аңлый идек. Виктор Васильевич бу эшкә алынды.
Һәм менә карусель ясалган. Беренчеләрдән булып аны Виктор Смыков һәм муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов тикшереп карадылар.
Биредә кызы Яна белән Фәридә Гайнетдинованы очраттык.
-Еракта, Водниклар мик­рорайонында торсак та, Скарятинский бакчасына еш йөрибез, - ди Фәридә.- Бирегә килгәч, күңел ял итә, кызыма да уйнарга урын бар. Хәзер, яңа аттракцион ачылгач, аны моннан алып китеп тә булмый. Кызның яңа карусельга кызыксынып караганын күрсәч, бакча директоры аңа атка атланырга рөхсәт итте (рәсемдә) һәм бер атнадан соң ук теләгән кадәр уйный алачагын әйтте.
-Карусельны бүген үк ачып була, тик аның янындагы территорияне төзекләндерергә кирәк, таләпләр шундый. Шулай ук олылар өчен дә аттракционнар булачак -ди А.Оленин.
ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков чистайлыларга вәгъдә иткән автодром якын арада ачылачак. Моңа шик юк, чөнки Виктор Васильевич һәрвакыт сүзендә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев