Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илдус Әхмәтҗанов: “Яңа елда барыгызга да уңышлар”

Яңа 2013 ел керергә нибары дүрт көн калды. Һәм элеккеге матур гадәт буенча без узып баручы елга нәтиҗә ясыйбыз, тормышыбыздагы, шәһәр һәм район тормышында булган иң әһәмиятле вакыйгаларны искә төшерәбез. Бу турыда һәм киләчәккә перспективалар турында без Яңа ел алдыннан Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов белән сөйләшәбез.

- Илдус Тәлгатович, тиздән 2012 ел тарихка керәчәк. Чистай һәм чис­тайлылар өчен ул нинди булды? Безнең казанышларыбыз нинди?
- Агымдагы ел безнең өчен җиңел булмады, әмма безнең уртак тырышлык белән күп нәрсә башкарылды. Барыннан да элек, аграрчыларны билгеләп үтәргә кирәк, алар бөртеклеләрдән ярыйсы гына уңыш җыеп алдылар, терлек санын саклап калдылар, кышлыкка җитәрлек дәрәҗәдә азык әзерләделәр. Иманым камил, быелгы сезонны уңышлы чыгачакбыз. Моннан тыш, без барлык төп федераль һәм республиканың социаль программаларында: торакны капиталь ремонтлау һәм төзү, сүз уңаенда 34 мең кв.метр торак мәйдан файдалануга тапшырылды, тузган торак фондын бетерү, социаль-мәдәни объектлар төзү: Олы Талкышта - ФАП һәм Йолдызда клуб, актив катнаштык. Шушы көннәрдә генә Тегермән мәйданы микрорайонында 220 урынга "Күңелле карусель" яңа балалар бакчасы ачылды - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан чистайлыларга менә дигән Яңа ел бүләге. Шулай ук максатчан программаларны да тормышка ашырабыз: "Уңайлы мохит", "Чиста су" һ.б. ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков инициативасы буенча шәһәрнең барлык микрорайоннарында да территориаль җәмәгать үзидарәсе оештыруны узып баручы елның тагын бер казанышы дип әйтергә мөмкин.
- Безнең муниципаль районның икътисадый торышы һәм перспективалары нинди?
- Тулаем тотрыклы. Әмма аерым катлаулылыклар да бар. Без сәнәгать, эшкәртү һәм хезмәтләр өлкәләрендә ел нәтиҗәләре буенча ярыйсы гына икътисадый күрсәткечләр көтәбез, аерым алганда, төяп озатылган товарлар күләме 3,4 процентка артты, сәнәгать җитештерүе индексы -8, ә 2013 елда 6,3 процентка артачак. Әйдәүче җитештерүчеләр - машина төзелеше комплексы предприятиеләре сәнәгать җитештерүенә төп өлешне кертәләр: "Бетар" фирмасы, барлык мөнәсәбәтләрдә дә: производство һәм җәмәгать планында аеруча актив, кече предприятиеләр "Восток-Амфибия" һәм "Новая технология" һ.б. Азык һәм азык эшкәртү сәнәгате предприятиеләре: икмәк заводы, аракы-шәраб заводы, сөт комбинаты производство күләмнәрен арттыралар. Киләсе елга сәнәгатьне тагын да үстерү икътисадый үсешне фаразланганча тормышка ашыруны тәэмин итәр дигән ышаныч бар.
Индустриаль паркка аерым өметләр баглана, анда, билгеле булганча, яңа көчләр - үзләренә эш урыннары булдыру һәм инвестицион проектларны тормышка ашыру йөкләмәсен алган дүрт резидент киләчәк. Берсүзсез, икътисадта төп үзгәрешләр нигезе булып инвестицияләр тора. Агымдагы елда төп капиталга инвестицияләр күләме артты һәм ел нәтиҗәләре буенча 14,8 процент дәрәҗәсендә үсеш фаразлана. 2013 елда да төп капиталга инвестицияләр үсеше артыр дип көтелә. Әлеге үсеш эшкәртүче сектор предприятиеләре, шулай ук Чистай шәһәрен модернизацияләүнең комплекслы инвестицион планы проектын тормышка ашырып тәэмин ителәчәк.
- Узган ел муниципаль районыбызда иҗат итү елы булды. Әлеге ел нәрсәсе белән истә калды?
- Быел төп басым музей эшен үстерүгә ясалды. Аерым алганда, Борис Пас­тернак музеен уңышлы гына реконструкцияләдек һәм капиталь ремонт үткәрдек, аның мәйданын киңәйттек. Киләсе елга музей үсүен дәвам итәчәк, биредә яңа экспонатлар барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта без Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының мәдәният министр­лыклары белән шәһә­ребезне ачык һавадагы үзенчәлекле музей итү һәм булган музей комплексының тулы көченә эшли башлавы өчен эшлибез. Моның өчен бездә барысы да бар, иң мөһиме - бу иҗади актив, музей эшенә бирелгән кешеләр һәм, минемчә, мәдәният министрлыгы ярдәме белән без моны тормышка ашырырбыз.
- Ә Яңа ел нәрсә әзерли? Сезнең планнарыгыз нинди?
- Якындагы планнарга килгәндә исә, мөгаен, я агымдагы ел азагында я киләсе ел башында ук федераль һәм республиканың социаль-икътисадый программалары яңгыраячак. Һәм безнең, җитәкчеләр һәм белгечләрнең бурычы - киләсе елга әлеге программаларның безнең шәһәргә килүе һәм уңышлы тормышка ашырыла башлавы. Моннан кала, әйтергә кирәк, Россия Президенты Владимир Путин үзенең Боерыгы белән 2013 елны Әйләнә-тирә мохитны саклау елы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы дип билгеләделәр. Без киләсе елның статусы буенча чис­тайлылар арасында сораштыру үткәрдек, шәһәр һәм район Советлары депутатларының хуплавы белән яңа елны Туган якка мәхәббәт елы дип атау турында карар кабул иттек. Билгеле, күп кенә кызыклы вариантлар тәкъдим ителде, әмма без нәкъ менә шунысын сайладык, бу мәхәббәтнең бөек хис һәм матур сүз булуына гына бәйле түгел. Аның тирән һәм күпкырлы мәгънәсе бар һәм аның асылын нәкъ менә безнең булачак ел исеменә керткән өлешебезне ачачак. Моннан тыш, ул Россия һәм Татарстан Президентлары карарлары белән бер төслерәк яңгырый. Чөнки туган якка мәхәббәт, барыннан да элек уртак йортыбыз - Чистайда экологияне саклау һәм яхшырту, гражданнарның социаль-экологик хәле турында кайгырту. Шәһәребезне республикадагы иң яшел шәһәрләрнең берсе дип санасак та, безгә урамнарыбызны, юлларны төзекләндерү һәм яшелләндерү планында күп кенә проблемаларны хәл итәргә кирәк әле. Билгеле, музей эшен һәм туризмны тагын да үстерү күз алдында тотыла, алар туган ягыбызны үзгәртергә һәм матурайтырга ярдәм итәчәк. Һәм без шәһәребезне, районыбызны яшәү өчен уңайлырак һәм аның кунаклары өчен матуррак итәргә тиешбез. Минемчә, моны без башкара алабыз. Сүз уңаенда, гыйнвар аенда ук инде иң төзекләндерелгән предприятие, ишегалды, торак йорт, авыл җирлеге дигән муниципаль конкурслар номинацияләре санын эшләүне планлаштырабыз, 2013 ел тәмамланганчы йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү өчен. Һәм монда, берсүзсез, территориаль җәмәгать үзидарәләре үз ролен уйнарга тиеш.
- Илдус Тәлгатович, чис­тайлыларга Яңа елга теләкләрегез нинди?
- Барыннан да элек шәһәр һәм район, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре командасына, урта һәм кече бизнес вәкилләренә, шулай ук безне дәвалаучы һәм балаларыбызны укытучыларның, безгә яхшы кәеф бүләк итүче, тынычлыгыбызны саклаучыларның барысына да, социаль объектлар һәм торак төзүчеләрне, предприятиеләрдә, һәм район басуларында һәм терлекчелек фермаларында эшләүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Барлык авырлыкларга һәм ахырзаман турындагы күңелсез фаразлауларга да карамастан, кешеләр гаилә төзиләр, балалар тудыралар, бездә туу санының артуы күзәтелә. Димәк, тормыш дәвам итә һәм бу безне шатландыра. Барыбызга да иминлек, бөтен начарны үткәндә калдырырга кирәк, чөнки без тагын бер елга акыллырак, тәҗрибәлерәк булдык һәм танылган җырда җырланганча: Яңа елга чиста һәм саф фикерләр белән керү өчен "календарь соңгы битен яба". Шулай ук Яңа елда барлык өметләребезнең аклануын, теләкләребезнең тормышка ашуын телисе килә. Кеше шулай җайлашкан инде, һәрвакытта да яхшылыкка өметләнеп һәм ышанып яши.
Якынлашып килүче Яңа ел белән кадерле чистайлылар. Чын күңелдән сезгә тынычлык, иминлек, гаилә бәхете һәм яңа казанышлар телим. Яңа елда барыгызга да уңышлар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев