Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илдар Халиков: “Чистайлыларның потенциалы сизелерлек зур”

"Чистай муниципаль районы елына 15-20 процент сәнәгать үсеше бирә ала", - дип саный республика хөкүмәте башлыгы, ул бүген эш визиты белән Чистайда булды.

Сәфәре башында хөкүмәт җитәкчесе Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов озатуында Яңа ел алдыннан ачылган 220 урынлы балалар бакчасында булды. Мәктәпкәчә учреждение республика бюджетына 110 миллион сумга төште. Премьер-министр балалар бакчасын карады, балаларны тәрбияләүдә кулланыла торган яңалыклар белән танышты.
Җирлекара мәдәни-ял итү үзәгендә Илдар Халиков югары технологияләр өлкәсендәге яңалыклар белән танышты, биредә Чистай предприятиеләре продукциясеннән күргәзмә оештырылган иде.
Аннары биредә Чистай муниципаль районы Советының отчет утырышы булды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнаштылар. Муниципаль районның 2012 елгы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар турында доклад белән Чистай муниципаль районы башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Илдус Әхмәтҗанов чыкты. Эчке эшләр министрлыгының муниципаль район буенча бүлек начальнигы Алексей Соколов, муниципаль районның мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Колесникова, "Сарсаз" фирмасы директоры Илгизәр Садыйков отчет докладлары белән чыктылар. Чистайда яңа сәнгать мәктәбе төзүне сорап мөрәҗәгать иттеләр, анда музыкантлар, театраллар һәм хореографлар укырлар иде. Шулай ук тарихи-мәдәни тыюлыкны оештыру турындагы мәсьәләне дә азагына җиткерергә кирәк. Премьер-министр үз чыгышында беренче чиратта республиканың 2012 елдагы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары турында хәбәр итте. Чистайлылар да бирегә үз өлешләрен керттеләр. Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, Татарстан икенче ел рәттән халыкның уңай үсешенә ирешә. Чистай муниципаль районында халыкның азаюы ике тапкырга кимегән, әмма демографик проблема бар һәм аны хәл итү өчен резервлар эзләргә кирәк.
Тулай республика продуктының үсеш темпы шатландыра. Әгәр Татарстан буенча үсеш уртача 7 процент тәшкил итсә, чистайлылар әлеге санны ике тапкырга арттыра алдылар. Әмма районның потенциалы сизелерлек зур - бу "Чистай" индустриаль паркын, туристик индустрияне, авыл хуҗалыгын үстерү.
Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, районның авыл хуҗалыгындагы хәлгә анализ канәгатьләнү хисе тудыра. Авылны яклауның күп программасы тормышка ашырыла. Шуның белән бергә республикадагы чәчү мәйданының 3,3 проценты булган район авыл хуҗалыгыннан барлык акчалата керемнең нибары 2,06 процентын гына бирә. Шуның белән бергә 2012 елда районның әһәмиятле тармагын дәүләт яклавы барлык еллык керемнең дүрттән бер өлешен диярлек тәшкил итте.
ТР Хөкүмәте башлыгы Татарстан җитәкчелеге өчен сәламәтлек саклау һәм мәгарифнең әһәмиятле өстенлекләр арасында калуын искә төшерде. Илдар Халиков сүзләренә караганда, Чистай муниципаль районында яхшы укытучылар эшли, бу турыда күп санлы конкурслар нәтиҗәләре сөйли.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, муниципаль районда юллар белән хәл аеруча катлаулы. Райондагы 20 торак пунктта каты өслекле юллар юк. 2013 елда республика тарафыннан райондагы юллар төзелешен финанслау өчен 205 миллион сум күләмендә акча каралган.
Шәһәрдә 250 архитектура һәйкәле бар, бу - искиткеч зур байлык, алар белән горурланырга һәм аларны сакларга кирәк. Киләсе елдан тарихи һәйкәлләрне саклау программасын этаплап финанслана башлаячак. Әлеге программага Чистай да керде.
Үз чыгышын тәмамлап Илдар Халиков шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә 2012 елдагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, кайбер чистайлыларга хөкүмәт бүләкләре һәм Мактау грамоталары тапшырды.
Рәсемдә: И. Халиков җирлекара мәдәни ял итү үзәгендәге: "Яңа технологияләр алга омтылганда без бер урында гына торырга тиеш түгел" дигән Чистай предприятиеләре продукциясе күргәзмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай чистайлылар Премьерминистр Илдар Халиков