Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ике контурлы казаннар уңайлы

Хәзер Чистайның барлык йортларында да диярлек капиталь ремонт алып барыла. Күп фатирлы торак йортларны яңарту буенча титул исемлегенә тагын бер йортны Пионерская урамы, 16 нчы йортны өстәделәр.

Тиздән биредә эшләр башланачак. Март аенда "Гранд-Строй" фирмасы белгечләре Бебель урамындагы 111 нче йортны ремонтлый башладылар, сайдинг монтажлау өчен ныгытмалар урнаштырдылар. Иң башта бинаны матур төскә буярга гына уйлаганнар иде, аның торышын тикшергәннән соң белгечләр йортның стенасын сайдинг белән тышларга дигән карарга килделәр. Бина эчендә салкын су белән тәэмин итү һәм су чыгару сис­темасы яңартылачак, электр белән тәэмин итү системасы алмаштырылачак. Түбәгә ремонт ясалмаячак, чөнки ул моннан берничә ел элек кенә алмаштырылган. Быел беренче тапкыр капиталь ремонт программасы буенча подвал биналарын яңартачаклар. Алда әйтелгән йортта да подвал бар, анда да ремонт үткәреләчәк. Шулай ук беренче тапкыр ТР Президенты каршындагы газлаштыру фонды өйләрне яңартканда тузу дәрәҗәсе югары булган (йорт 40 процентка тузган) яшәүчеләр ризалыгы белән ике контурлы казаннар урнаштырырга тәкъдим итте. Әлеге йортта яшәүчеләр өч ел инде аны монтажлауны сорадылар һәм, ниһаять, үз теләкләренә ирештеләр.
- Яшәүчеләр бу уңайлы һәм файдалы, - дип саный муниципаль район башкарма комитетының ТКХ, төзелеш, тран­спорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы урынбасары Ш. Әхмәтвәлиев, - яшәүчеләр ике контурлы казанны куйган өчен бөтен сумманы да берьюлы түләмиләр, биш ел дәвамында һәр ай саен тигез өлешләп түләячәкләр. Сүз уңаенда, ремонтланган җиһаз өчен ваклап түләү белән процентсыз түләү каралган.
Һәр фатирны аерым җылыту системасын урнаштыруга килешү төзелгәннән соң, йортта ике контурлы казан урнаштыру белән (җылылык һәм кайнар су) җылыту системасын реконструкцияләү уздырылачак, иске батареялар һәм радиаторлар яңаларга алмаштырылачак, салкын су казанга китереләчәк һәм кухнядагы кранга кайнар су үткәргече тоташтырылачак. Шулай итеп, Бебель урамындагы 111 нче йорттагы 24 фатирда яшәүчеләр өчен үткәрелгән капиталь ремонт икеләтә файдалы булачак.
Рәсемдә: Бебель урамындагы 111нче йортта хәзер җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев