Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ике контурлы казаннар куелачак йортлар исемлеге расланды

Җылытуга һәм кайнар суга тарифларның артуы чистайлыларны уйланырга мәҗбүр итте. Бигрәк тә 2-3 катлы йортларда яшәүчеләр авыр хәлдә калдылар, алар җылылык өчен зур суммада акча түләргә мәҗбүр.

Ике контурлы казаннар урнаштыру бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Шуңа да республика хөкүмәте өч ел дәвамында (2013-2015 еллар) шундый программаны лизинг фондыннан финанслау турында карар кабул итте. Быел шәһәрдәге һәм райондагы 24 торак йортта җылыту системасы фатирлар буйлап монтажланачак. Барлыгы 344 прибор урнаштырырга кирәк (2 һәм 3 катлы йортларда). Бер биш катлы йортка да искәрмә ясалды: яшәүчеләрнең күп санлы сораулары буенча күптән түгел төзелгән Вахитов урамындагы 92 нче йортка да ике контурлы казаннар куелачак.
Чистайлыларның җылылык өчен зур суммада акча түләүләре берәүгә дә сер түгел.
-Без яши торган йорт 1957 елда ук төзелгән, - дип сөйли Урицкий урамындагы 81 нче йортның 5 нче фатирында яшәүче Александр Леванов. - Безнең фатирның гомуми мәйданы 50 квадрат метр, ә котельный йорт янәшәсендә генә диярлек. Хәзер бер айга җылылык өчен 2400 сум түлибез, элек күбрәк түли идек, аннан соң түләү күләмен киметтеләр. Шуның өстенә безгә җылылыкны югалткан өчен дә түләргә кирәк, чөнки безнең йорт бик иске, ә менә 83 нче йортта яшәүчеләр җылылык өчен азрак түлиләр. Шәхсән үзем Роспотребнадзорга барып җылылык белән тәэмин итүчеләрнең "үз белдекләре белән эшләүләрен" тикшердем, аннан соң ТКХга бардым, шулай да түләүләрне киметүгә ирештем. Өйдә җылылык исәпләгеч юк, бина җылытылмаган, шуңа да җылылык өчен зур суммада түләргә туры килә.
Казанга да хат яздык, җылылык өчен тарифның нигезсез арттырылуыннан зарландык һәм, ниһаять, безнең йорт ике контурлы казаннар урнаштыру программасына эләкте.
-Муниципаль район башкарма комитетына ике контурлы казаннар урнаштыру буенча чистайлылардан күп санлы мөрәҗәгатьләр керә - әмма без аларның күбесен кире борырга мәҗбүрбез, - дип аңлата муниципаль районның ТКХ, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Шәфкать Әхмәтвәлиев.-Чөнки әлеге приборлар бары тик аз катлы һәм аз фатирлы йортларда гына урнаштырылырга тиеш - кагыйдә шундый. Беренче чиратта ТКХ хезмәтләре өчен түләү проблемалы булган йортларга ике контурлы казаннар урнаштырыла.
Вадим Михайлов, Бебель, 119:
-Ә менә безнең йорт шәһәребездә күпләргә яхшы таныш, - дип сөйли. - Биредә элек партия шәһәр комитетының беренче сәркатибе Григорий Полющенков яшәгән. Безнең фатирлар биек (сталинка), ә фатир үзе 100 квадрат метрга якын. Утыз ел элек түләү күләме аз булганда берни турында да уйламадык. Җылылык өчен яңа тарифларны күргәч, без ике контурлы казаннар урнаштыруга гариза бирдек, безгә ярдәм иттеләр.
Роза Давыдова, Часовая, 34:
Безнең өч бүлмәле фатир 75 квад­рат метр мәйдан биләп тора һәм бик күп түләргә дә туры килә. Март аенда йортта капиталь ремонт башланды, ә июнь аенда ике контурлы казаннар урнаштыра башлаячак­лар. Нәтиҗәдә, биредә яшәүчеләр отачак.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, мондый приборларның өстенлекләр белән беррәттән кимчелекләре дә бар.
-Ике контурлы казаннар белән берничә ел шөгыльләндем,- дип аңлата шундый приборларга хезмәт күрсәтү буенча белгеч Эдик Яруллин, - билгеле, алардан файда зур, әмма үзәктән җылытудан аермалы буларак, аларга дөрес, шул исәптән үз хисабыңа хезмәт күрсәтергә кирәклеген дә онытырга ярамый. Бу мәсьәләдә аеруча игътибарлы булырга, сезнең приборларга ремонт ясаячак фирманы җентеклерәк сайларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев