Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игътибар үзәгендә ташландык урыннар

Шәһәрдә һәм районда территорияләрне санитар чистарту буенча башланган икеайлык экваторны узды. Чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча дүрт атна эшләгәннән соң нинди нәтиҗәгә ирештек?

Предприятиеләр, оешмалар, югары уку йортлары, балалар бакчалары янындагы территорияләрне чистарту төгәлләнде диярлек. 27 апрельдә бөтен Татарстандагы кебек Чистайда да Республика шимбә өмәсе игълан ителде.
Барыннан да өлек зиратлар территорияләрен һәм ташландык урыннарны тәртипкә китерү мәсьәләсе куелды. Педагогия көллияте һәм Медицина училищесы студентлары һәм коллективлары иске диндәгеләр зиратында чистартуга чыктылар, ә елга порты һәм "Чистопольнефтепродукт" фирмасы чүп чыгару өчен транспорт бирделәр. Политехника көллияте студентлары һәм укытучылары мөселман зиратын чистартуга чыктылар.
-Без мөселман зиратын гына чистартмыйбыз,- дип сөйли көллият директоры Наил Минабетдинов. - Без өч квартал озынлыгында - югары базардан алып Урицкий урамына кадәр үзәк скверны да чисталыкта һәм тәртиптә тотарга тиешбез. Катлаулы бурыч, әмма үтәрлек, шуның өстенә безнең студентлар тәнәфес вакытында, шулай ук буш вакытларында биредә ял да итәләр.
Шәһәрне төзекләндерүдә төп проблема - йортларны күчергәннән соң калган урыннар. Хәзер ташландык урыннар пред­приятиеләр, оешмалар, мәктәпләр һәм югары уку йортларының игътибар үзәгендә. Мәсәлән, электр челтәре һәм җылылык челтәре хезмәткәрләре мебель фабрикасы янындагы ташландык урынны төзекләндерделәр, 4 нче мәктәп укучылары һәм укытучылар мебель фаб­рикасы һәм елгачылар микрорайонындагы юл буйларын, 1 нче лицей укучылары һәм укытучылары гомуми белем бирү учреждениесе каршындагы ташландык урынны чистарттылар. 3нче гимназия укучылары һәм педагогия коллективы Полющенков урамы буенча ташландык җирләрне тәртипкә китерделәр, ә авыл хуҗалыгы студентлары уку йорты янындагы урыннарны һәм Студенческая урамы буенча юл буйларын чистарттылар. Күптәнге гадәт буенча 6 нчы мәктәп укучылары һәм укытучылары "Аксакал" чишмәсен төзекләндерделәр.
-Мебель фабрикасын япканнан соң, ташландык урыннар безнең өчен проблемага әверелде, - ди "Мебель фабрикасы" ТҖС рәисе Мария Есипова, - Үзегез уйлап карагыз, әлеге предприятие территориясен аның хезмәткәрләре җыеш­ты­ра иде, ә яңа милекчеләр моны эшләргә ашыкмыйлар. Шуңа да микрорайондагы башка предприятие һәм оешмалардан ярдәм сорарга туры килә, ә аларның моннан башка да эшләре җитәрлек. Мәсьәлә муниципаль район дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Шулай булмаганда шәһәрдә тәр­тип урнаштырып булмаячак. Шәһәр башкарма комитеты белгечләре кадет-интернат мәктәбе артындагы басуда чүп-чарга тап булдылар. Ул каян килгән соң?
-Каян икәне билгеле инде, - дип сөйли кадет-интернат мәктәбе директоры Елена Зайкова, - ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков ярдәме белән ясалган безнең скверга һәм плацка янәшәдә генә куелган контейнерлардан чүп оча. Без бу мәсьәлә буенча берничә тапкыр шәһәр башкарма комитетына чүп контейнерларын икенче урынга күчерүне сорап мөрәҗәгать иттек, әмма җавап бер - беркая да күчермибез. Нәтиҗәдә, ел саен "планлаштырылган" мәшәкатьләр, нәрсә эшләргә дә белмибез. Безгә килгәндә исә, без чүпне даими җыештырабыз һәм безгә дәгъва булырга тиеш түгел.
Узган чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә каты көнкүреш калдыклары полигонына 350 кубометр чүп чыгарылды, 37 берәмлек техника эшләде. Ә менә кайбер оешмалар -"Махсус автоҗиһазлар" заводы, "Горсвет" фирмасы, "Чистай судно ремонтлау - судно төзү заводы", "Чистай автодоры", "Чистопольгаз" ЭПУы - техника биреп мәшәкатьләнмәделәр. Хәзер шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре тәртип урнаштырганнан соң чүп чыгару буенча өзеклекләрнең сәбәбенә анализ ясыйлар.
Шәһәр микрорайоннарында чисталык һәм тәртип урнаштырылмаган урыннар бар әле, бу юнәлештә административ комиссия актив эшли. Ул физик затларга да, юридик затларга да штрафлар салды. Хәзер агачларны һәм бордюрларны агарту буенча эшләр алып барыла, бина фасадларын ремонтлау һәм буяу дәвам итә, чүп өчен урналар тәртипкә китерелә. Боз сарае, Чистай электр челтәре, "Батыр" спорткомплексы, сәүдә предприятиеләре беренчеләрдән булып әлеге эшне башкардылар. "Тегермән мәйданы", "Мебель фабрикасы", "Елгачылар поселогы", "Сәгать заводы поселогы" ТҖСлары санитар чис­тарту һәм төзекләндерү буенча алда баралар. Башкаларга да тартылырга кирәк. Икеайлык кысаларында агачлар һәм куаклар утырту башлана. Чистай урман хуҗалыгы утырту материалы бүлеп бирергә әзер. Ә чистайлылар инициатива күрсәтергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев