Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңүгә юл авыр була

«Ватан»хәрби-патриотик эш һәм чакырылышка кадәрге яшьләрне әзерләү үзәгендә Бөтенроссия айлыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелә.

Шуларның берсе - «Баһа­дирлар уеннар»ы. Яшүс­мер­ләрдән торган алты команда чын ир-егетләр җитезлеге, булдыклылыгы күрсәттеләр. Һәрберсенең уңышына бердәмлек тә йогынты ясады. Егетләр «Баһадирлар уеннар»ы программасына кертелгән ярышларның барлык төрләрендә иң яхшы булу теләге белән яндылар. Штанганы салмак күтәрү, гер этеп күтәрү, «Чехарда», «Елан»биремнәре, аркан тарту һәм башка бик күп кызыклы биремнәр булды. Аларның кайберсен үтәү авыр булса да, нәкъ менә алар күпчелек катнашучыларның күңеленә хуш килделәр. Мәсәлән, «Сукыр ат» (рәсемдә). Катнашучыларның берсе бәйләнгән күзләр белән җилкәсендә иптәшен күтәреп бара, ә тегесе исә төрле киртәләр булган маршрутны ничек төгәлрәк үтәргә кирәклеген әйтеп тора. Биредә, чыннан да, баһадир көче кирәк!
- Барлык күнегүләр бик кызык, әмма безгә иң ошаганы - «Сукыр ат» булды, - диләр маршрутны уңышлы узган 2нче гимназия укучылары Шамил Нәсретдинов һәм Сергей Болдов. - Биремне үти алдык дип уйлыйбыз!
Кайбер катнашучыларның мондый төр ярышларда элек тә катнашканнары булган.
- Егетләрнең өчесе шундый чарада икенче тапкыр катнаша инде, - дип билгеләп үтә 1нче гимназиянең физик культура укытучысы Елена Мкртумова. - Узган ел команда икенче урын алды. Һәм менә безнең егетләребез янә баһадирлар уеннарына әзерләр.
Кем алдынгылар рәтендә булды соң? «Баһадирлар уеннар»ы йомгаклары буенча төп кубокны күппрофильле көллият студентлары яуладылар! Икенче нәтиҗәне 1нче гимназия укучылары күрсәттеләр, өченче урынны кадет мәктәп-интернаты командасы яулады.
- Бөтенроссия оборона-масса эше айлыгы кысаларында шулай ук хәрби-гамәли күп төр көрәш буенча спартакиада, «Сталинград - пылающий адрес войны»иҗади эшләр конкурсы, батырлык дәресләре үткәреләчәк, - ди «Ватан»үзәге директоры урынбасары Татьяна Кирина. - Айлыкның барлык чаралары Сталинград өчен сугышның 75 еллыгына һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучы көненә туры китереп оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай