Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң яхшыларга махсус стипендия билгеләнде

Чистай муниципаль районы башлыгының махсус стипендиясен тапшыру тантанасы студентлар - Татьяна көнендә булды.

Беренче тапкыр шундый тантана бездә 2005 елда узган иде. Бу өмет, ышаныч һәм бервакытта да ирешелгәннәрдә туктап калмау омтылышы белән бәйле матур, күркәм гадәткә әверелде. Безнең күбебез төрле елларда студент исеме йөртте һәм яшьләрнең әлеге категориясенә керүебездән чиксез бәхетле идек. Бу онытылмаслык һәм хәтта вакыт студент тормышының иң мавыктыргыч, кызык­лы, күңелле эпизодларын хәтердән сызып ташлый алмый. Хәтта сессияне дә сагынып искә аласың! Бүгенге көндә моңа охшаш хисне шәһәребез уку йортларында белем алучы 4 меңгә якын студент кичерә. Һәм күпмедер дәрәҗәдә аларның яшьлеге, азарты, дәрте, үзен күрсәтү теләге чын күңелдән көнләштерә. Иң яхшыларга лаеклы бүләкләрне тапшырып, Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов алар алдында зур мөмкинлекләргә ишекләр ачык дип ассызыклады. Бу шулай булсын да! Илдус Тәлгать улы сүзләренә караганда, чыгарылыш студентларының шәһәребезнең икътисадый, социаль үсеше өчен кызыклы булган барлык бизнес-проектлары ярдәм табачаклар. Инде бүген үк укуда, фәнни эшчәнлектә күбесенең уңышлары шатландыра, үзләренең саллы булуы белән гаҗәпләндерә. Безнең кечкенә шәһәребездә илебезнең эре югары уку йортларындагы җитди көндәшләрнең борынына чиертерлек сәләтле яшьләр яшәве һәм белем алуы шатландыра.
Быел 16 кеше махсус стипендиягә һәм Мактау дипломына ия булды. Шундый хуп­лау, һичшиксез, киләчәктә укуда, тикшеренү, фәнни эш белән шөгыльләнү өчен яхшы этәргеч булып тора. Барлык номинантлар да диярлек республика, шулай ук бөтенроссия конкурсларында, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучылар һәм призерлар булып торалар. Аларның исемнәрен зур канәгатьләнү белән атыйк. Болар - Юрий Гаврилов, Алсу Хәмитова (авыл хуҗалыгы техникумы), Дарья Гусева, Денис Кубышкин (политехника көллияте), Мария Дядяшева (медицина училищесы), Ольга Макарова (педагогия көллияте), Павел Ковшенин, Альбина Горшкова, Марат Бибишев (инженер-икътисад академиясе филиалы), Максим Васин (икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы), Илһам Динмөхәммәтов, Евгения Никитина, Регина Язынина (А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИның "Восток" филиалы). Шулай ук башлык кулыннан аспирант Алексей Горелов (А. Н. Туполев исемендәге КМТТУ-КАИның "Восток" филиалы), өлкән укытучы Ильяс Ситдыйков (ИНЭКА филиалы), Татьяна Зайцева (икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы) бүләкләр алдылар, аларның һәрберсе берничә фәнни эш язган.
10 студентка һәм укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук "Ак Барс" банкы, Саклык банкы, "Вектор" радиокомпаниясе коллективлары үз стипендияләрен булдырдылар. ТР Дәүләт Советы депутатлары Виктор Смыков, Андрей Симаков, шулай ук Наталья Таркаева, арабыздан киткән депутатның кызы, исемле стипендияләр билгеләделәр.
Гомумән алганда, 36 кеше өчен бу көн иң истәлекле һәм аеруча күңелле булды. А. Н. Туполев исемендәге КМТТУ-КАИның "Восток" филиалының бишенче курс студентлары Лилия Дәүләтшина һәм Ангелина Тарасова бик яхшы өлгереш, фәнни һәм җәмәгать тормышындагы казанышлары өчен шул рәвешчә РФ Президенты һәм ТР Президентының махсус стипендияләренә лаек булдылар.
Кадерле егетләр һәм кызлар, котлауларны кабул итегез һәм бәхетле булыгыз! Барыгызга да киләчәктә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев