Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңү паркында танк куелачак

Чистайга чын танк алып кайттылар.

Хәрби техника «Татнефть-Олимп» стадионы артында барлыкка киләчәк «Җиңү» паркында куелачак.
Т-80 танкын кую инициативасы белән Чистайдан ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков чыкты.
Танкны Учхоз поселогындагы элеккеге «Татмелиорация» базасына алып килделәр, биредә ул җәйгә кадәр торачак, аннары аны җиңү паркына күчерәчәкләр.
Танкны платформалы тарткычта Чистайга зур авырлык белән алып кайттылар, куәтле кран ярдәмендә бушаттылар. Элеккеге танкистлар танкның яхшы хәлдә булуын һәм төзекләндерелгәннән соң хәтта хәрби хәрәкәтләрдә җәлеп ителергә мөмкин булуын билгеләп үттеләр.
Сүз уңаенда, күптән түгел Т-34 хәрби танкы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ярдәме белән Яр Чаллыда куелды.
Т-80 - СССРда җитештерелгән төп хәрби танк. 1976 елдан бирле СССР армиясе коралы булып тора. Т-64 базасында СКБ-2 тарафыннан эшләнгән беренче серияле үрнәкләр Ленинградта Киров заводында чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай танк Җиңү паркында