Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң кадерлеләребезне хөрмәтләдек һәм котладык

9 май көнне үзәк мәйданда Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган митинг булды.

Митинг башланганчы Бөек Ватан сугышы ветераннары Мәңгелек ут янына веноклар куйдылар. Изге һәм якты бәйрәм фронтташ дуслары хәтере алдында баш ию, күңелдә генә сугышның беренче көненнән Җиңү алып килгән 45 елның маена кадәр булган вакыйгаларны искә төшерү өчен алар кабат бергә җыелдылар.
Бер минут тынлык. Анда каты сугышлар һәм туган өенә бер­­ничә юллык хат язып үзенең сау-сәламәт булуын белдерү мөмкинлеге биргән чираттагы һөҗүм алдындагы тынлык мизгелләре. Болар азат ителгән шәһәрләр хөрмәтенә бәйрәм салютлары. Ул чорларны искә төшереп орудие залплары яңгырый.
Сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов котлады. Ветераннар исеменнән Нәкыйп Хәйруллин чыгыш ясады. Бу вакыт үзәк мәйданга предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары коллективлары җыелды. Хөрмәтле сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә иң мактаулы урын бирелгән.
Котлау өчен сүз муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановка бирелә. Ул чистайлыларны бөек бәйрәм белән тәбрик итте, фронтка 18 меңнән артыграк чистайлының китүе, шуларның 6 меңнән азрагы гына әйләнеп кайтуын әйтеп үтте. Аларның батырлыгы нәтиҗәсендә хәзер күк йөзе аяз, тыныч. Яшь буын, Россия армиясе сафларына хезмәт иткән, кайнар нокталарда булганнар Ватанны лаеклы саклаучыларның эшен дәвам итәләр. Тылда да фронт өчен тырышалар. ТР Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Васильев котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның чистайлыларга котлау хатын да укыды. "Татарстан Республикасының ипотека агентлыгы" ААҖнең генераль директоры Андрей Симаков, дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Альберт Гатин, "Таткоммунпромкомплект" ААҖ генераль директоры Евгений Шмагин, медицина фәннәре докторы, профессор, Чис­тай якташлык идарәсе рәисе Иван Клюшкин, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәнең баш киңәшчесе Аркадий Семенычев бәйрәм кунак­лары булдылар.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары исеменнән Борис Корнев чыгыш ясады. Ветераннарга аларның азатлык хакына батырлык­ларына рәхмәт йөзеннән яшь буын аларга кызыл канәферләр бүләк итте. Бер минут тынлык игълан ителә.
1941 елның июне илебезне кара кайгыга салып планнарыбызны җимерде. Тарихыбызның әлеге фаҗигале сәхифәләре беркайчан да онытылмаячак - аны хәтердән дә сызып булмаячак. Хәрби комиссариат янындагы чиратлар, фронтка озатулар, күз яшьләре, гармунда өздереп уйнаулар, шәһәребезгә сәнәгать предприятиеләрен эвакуацияләү. Чистай үз туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган йөзләрчә гаиләне үзенә сыендырган. Хореографик композиция сугыш башлану вакыйгасын торгызгандай булды. Һәм менә музыкаль озатуның борчулы ноталары якты, шатлыклы көйләргә урын бирә. "Исәнме, Җиңү мае" һәм мәйданда хәрби форма кигән яшь артистлар, сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан җиңүче солдатлар. Мәйданда баручы вакыйгалар күңелне дулкынландыра, ирек яулаган өлкән буын өчен күңелләрдә горурлык хисе тудыра. Хәрби техника парады бәйрәмгә ямь өстәде.
Яшь буын исеменнән ветераннарга рәхмәт сүзләре белән балалар шәһәр Думасы спикеры Никита Аверьянов мөрәҗәгать итте.
Аннан соң бәйрәм колонналары Мәңгелек ут янына юл алдылар, Советлар Союзы Геройлары һәм сугыш елларында һәлак булган чистайлылар стелаларына веноклар, тере чәчәкләр салдылар.
Бәйрәм Скарятинский бакчасында дәвам итте. "Да здравствует, Победа" концерт программасында иң яхшы иҗат коллективлары һәм солистлар чыгыш ясады. Сугыш еллары җырлары, популяр көйләр яңгырады. "Фронтташ дуслар өстәлләре" сугышчан иптәшләрне дустанә аралашуга чакырды, өстәл артларында күңелле әңгәмә дәвам итте, яраткан җырлар яңгырады, ветераннар үткәннәрне искә алдылар.
Тарих йөзләрдә - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотогалереясе үзенә тартып торды. Күп кенә геройлар-шәһәрдә танылган кешеләр. Халык батырлыгы, азатлык хакына аның җиңүе темасы балалар сәнгать мәктәбе укучылары күргәзмәсендә чагылыш тапты, "Сердцам к подвигу ты прикаснись" конкурсындагы иң яхшы номерлардан төзелгән гала-концерт булды.
Бәйрәм программасы "Җиңү язы" концерты һәм дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев