Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәрби комиссариат адресын үзгәртте

ТР хәрби комиссариатының Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча бүлеге үзенең урынын үзгәртте: ул элеккеге 18 нче мәктәп бинасына күчте, анда шулай ук РОСТО (ДОСААФ) техник мәктәбе урнашкан.

Әлеге очрак буенча тантаналы чарада РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының баш оештыру-мобилизация идарәсе начальнигы урынбасары Сергей Николенко җитәкчелегендәге үзәк конкурс комиссиясе әгъзалары, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТРның хәрби комиссары Сергей Погодин, Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, сугыш һәм хезмәт ветераннары, элеккеге әфганлылар, Чечня һәм башка локаль конфликтларда катнашучылар, укучылар һәм укытучылар катнашты.
Әлеге комиссия үзе гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләүгә, чакыру кампаниясен оештыруга һәм үткәрүгә иң яхшы әзерлек буенча Россия субъектлары арасында конкурс йомгаклары ясау буенча эшли. Шуны да әйтергә кирәк, генерал-лейтенант Сергей Николенко моннан ике ел элек шәһәребездә булып әлеге юнәлештә алып барыла торган эштән канәгать калган иде. Ул үз чыгышында әлеге фактны искә алды һәм татарстанлыларның яшьләрне хәрби-патриотик әзерләүдәге уңышлары турында ассызык­лап әйтте. Аның сүзләренә караганда, быел республикабыз конкурста югары урынны дәгъвалый. Комиссия рәисе ТР хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Андрей Пичушкинга һәм аның коллективына бүләк тапшырды, соңрак кадет мәктәп-интернатында укучыларның берсенә истәлек монетасы тапшырды.
-Татарстан шундый конкурста алтынчы тапкыр катнаша, - дип билгеләп үтте республика чакыру комиссиясе башлыгы урынбасары Равил Моратов. - Беренче елны ук икенче урынга лаек булдык, ә аннан соңгы елларда беренче позицияне алдык. Моннан соң да әлеге планканы лаеклы тотарга тырышачакбыз.
Чистайда хәрби-патриотик тәрбияләү буенча мәгариф учреждениеләрендә дә, яшьләр оешмасында да, муниципаль район дәрәҗәсендә дә актив эшчәнлек алып барыла. Башлык Илдус Әхмәтҗанов комиссия әгъзаларын әлеге юнәлештә башкарылган эшләр күләме белән таныштырды. Сүз уңаенда, бу көнне "Ватан" хәрби-патриотик эш һәм чакырылуга кадәр яшьләрне әзерләү үзәге ачылды. Аңа яшьләр эшләре буенча бүлек курьерлык итә. Ул шулай ук элеккеге 18 нче мәктәп бинасында урнашкан, үз-үзенә ике яшүсмерләр клубы: "Фортуна" һәм "Батыр"ны берләштерә. Биредә футбол, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика, гомуми физик әзерлек буенча тренер-укытучылар, шулай ук "Форпост" үзәге эшли. Комиссия әгъзалары шулай ук техник мәктәп курсантлары дәресләренә керделәр, анда хәрби өйрәнү белгечлекләре буенча укыту алып барыла, спортзалда кадет мәктәп-интернаты укучыларының күрсәтмә чыгышларын карадылар, аларның төз гәүдәләренә, хәрәкәтләрне төгәл башкаруларына соклануларын белдерделәр.
Хәрби комиссариатның яңа бинасында булачак солдатларга медицина комиссиясе узу өчен бөтен шартлар да булдырылган, бу, билгеле, бик уңайлы.
Инде язгы хәрби чакырылыш башланды. Без армиягә чакырылучыларга, кадерле малайларга уңышлы хезмәт телибез һәм намус белән үз бурычын үтәгән хәрбиләргә дә рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X