Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәрбер экспонат – завод тарихы

"Вакыт һәм кешеләр" экспозициясен тәкъдим итү шәһәр өяз музеенда узды.

Яңа экспозиция безнең шәһәр символларының берсе булган легендар сәгать заводы тарихына багышланган. Ул сәгатьчеләр музейга биргән предприятиенең фонд материалы һәм чистайлылар бүләк иткән экспонатларга нигезләнеп ясалган.
Фоторәсемнәр, документлар, көнкүреш әйберләре - завод, аның коллективы тарихында булган авыр сугыш еллары шаһитлары. Дистә еллар узса дә, ул еллар турында искә төшерү очрашуга килгән кунакларның, бигрәк тә ул вакыйгаларда катнашучыларның күңелләрен тетрәндерә. Кыска вакыт эчендә җиһазлар монтажлана, коллектив фронт өчен продукция җитештерә башлый, даими планнан артыгын эшли.
Күптән көтелгән Җиңү килә, завод үз алдына яңа максатлар куя. Җитештерү корпуслары, торак, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар төзү буенча актив эш башлана. Күргәзмәдә күрсәтелгән макет әлеге эшләрнең күләмен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Сәгатьче һөнәре иң абруйлыларның берсе була. Аның атрибутлары шулай ук күргәзмәдә бар. Болар микроскоп, һәм ювелирлы диярлек инструментлар, алар ярдәме белән бөтен дөньяга танылган "Командирские", "Амфибия" маркалары, шулай ук космоста, су астында булган, махсус заказлы сәгатьләр ясалган. Витриналарда Чистай сәгать заводы эволюциясе чагылган уникаль коллекция.
Әмма югары биеклекләрнең иң мөһим казанышы - кешеләр, продукциянең яңа төрен уйлап табучылардан алып аларны башкаручы - югары классы эшче кадр­ларга кадәр. Тәкъдим итүдә ничә исем яңгырады?! Педагогия ветераны Нина Харитонова һәм сәгать заводы мәйданындагы профсоюз оешмалары рәисе Рәшит Шиһабетдинов сәгатьчеләр турында җылылык белән сөйләделәр. Үзләрен туган заводларына багышлаган кешеләр аның легендасына, туган якка патриотик хезмәт итү үрнәгенә әверелделәр. Алар бүген дә почетлы вахталарын дәвам итәләр. 30 яшьлек юбилеен билгеләгән сәгать заводының сугыш һәм хезмәт ветераннары хоры җыр сәнгате ярдәме белән өлкән буынның иң яхшы рухи-әхлакый традицияләрен пропагандалый. Аларның күңел күтәренкелеген, оптимизмнарын чарада катнашучылар да тоя алды, иҗат коллективы аларга Чистай, сәгать заводы турында җирле авторлар язган җырлар бүләк иттеләр.
Ветераннар элеккечә үк барлык эшкә керешәләр, алар туган предприятиеләре язмышына, үзгәрешләргә битараф түгел. Форсаттан файдаланып, сәгать заводы ветераннары советы рәисе Роза Рәхмәтуллина ветераннар хорына бина бүлеп бирүне, сәгатьчеләр клубына элеккеге исемен кайтаруны, "Сәгатьчеләр поселогы" исемен йөртүче микрорайонга күбрәк игътибар итүләрен сорап "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтовка мөрәҗәгать итте.
Туган якка мәхәббәт елында ачылган "Вакыт һәм кешеләр" күргәзмәсе, берсүзсез, кече ватанга гражданлык, патриотик хезмәт итүнең иң яхшы традицияләрен пропагандалауга ярдәм итәчәк, чөнки һәрбер экспонат чистайлылар кулы белән эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев