Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халык мәнфәгате идарә итүче компания өчен өстенлекле булырга тиеш

Муниципаль район җәмәгать советының чираттагы утырышы узды.

Анда муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов катнашты. Утырышны әзерләү барышында җәмәгать советы әгъзалары РФ Дәүләт Думасын сайлау алды кампаниясе барышында гражданнарның муниципаль хакимият структурасына, прокуратурага, "Бердәм Россия" партиясе җәмәгать кабул итүенә, исәп-хисап үзәгенә мөрәҗәгать итүләренә анализ ясадылар. Әлеге органнарга һәм җәмәгать оешмаларына 3382 кеше мөрәҗәгать иткән. Күпчелек мөрәҗәгатьләр торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә, электр энергиясе һәм су өчен гомумйорт исәпләүләренә кагылган.
Үткәрелгән эшләр нәтиҗәләре турында җәмәгать советы рәисе урынбасары Владимир Салеев сөйләде. Аерым алганда, ул уздырылган үзгәртеп кору нәтиҗәсендә дүрт идарә итүче компания барлыкка килүе турында билгеләп узды. Болар - 32 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтүче "Җилищник-2" (26 йорт советы сайланган), "Җилищник-3" (мәгълүмат алу өчен элемтәгә кереп булмады), 250 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтүче "Җилищник-5" (80 йорт советы сайланган) һәм "Ваш дом", ул 172 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтә (80 йорт советы сайланган). Исәп-хисап үзәгенә ТКХ хезмәтләре өчен 678 йорттан түләүләр керә.
Йорт советлары булдыру, рәисләрне һәм подъездлар буенча җаваплы кешеләр сайлау - перспективалы юнәлеш, бу киләчәктә ОДНны оптимальләштерү, әлеге мәсьәләләр буенча кешеләрдән кергән мөрәҗәгатьләр санын киметү мөмкинлеге бирә. ОДН мәсьәләсен өйрәнү тагын да сизелерлек проблеманы яктыртты. Электр энергиясен, су урлаучы кешеләр саны арта. Энергия ресурсларын куючылар аны ачыклау белән шөгыльләнмиләр, чөнки матди зыян күрмиләр. Бөтен финанс катлаулылыгы намуслы яшәүчеләргә төшә. Исәпкә алу приборлары белән законсыз урлашулар өчен җәза турындагы хокукый мәсьәлә дә хәл ителмәгән.
РФ Хөкүмәтенең "Күп фатирлы йортларда һәм торак йортларда яшәүчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында"гы карар проблемаларны хәл итми, ОДН 20 процентка арткан очракта сумманың яртысын үзенә йөкләнгән вазифаларны үтәмәүче буларак идарәче компания түләргә тиеш дигән тәкъдим кертелде.
Чыгыш ясаганда 1 куб.метр суның бәясен чагылдыручы саннар китерелде. ТРда уртача ул 17,89 сум, ә су чыгарган өчен 12,99 сум тәшкил итә. Ә бездә шул рәвешчә 22,9 һәм 24,78 сум, бу шул рәвешчә 28 һәм 90,7 процентка күбрәк.
Әлеге мәсьәләне тикшергәндә җәмәгать советы әгъзалары актив катнаштылар. Йорт советлары оештыруда, үрнәк тәртиптәге йортларны массакүләм мәгълүмат чараларында пропагандалау буенча халыкны кызыксындырырлык тәкъдимнәр яңгырады. Идарәче компанияләрдә гражданнарны кабул итү графигын үтәү мәҗбүри. Идарәче компания вәкилләре, муниципаль район башкарма комитетының ТКХ, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә, юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Айдар Насыйбуллин үз позицияләрен әйттеләр. Ул ТКХ хезмәтләренә гаризаны электрон төрдә бирү мөмкинлеге турында хәбәр итте. Муниципаль районның җәмәгать советы рәисе Светлана Проничева тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар проекты белән таныштырды.
Рөстәм Хамматов социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, җәмәгать фикерен формалаштыруда халык һәм власть арасындагы конструктив диалогта җәмәгать советының роле турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев