Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Халык контроле” сервисы властьның күз алдында

Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановның җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән гадәткә кергән чираттагы очрашуы узды.

Бу юлы uslugi.tatar.ru сайтындагы "халык контроле" бүлегендәге мәгълүмат төп тема булды. Сервис май азагында эшли башлады һәм чис­тайлылардан өч мәгълүмат керде. Шуларның берсе 26 нчы номерлы балалар бакчасына кагыла. Анда балалар уен мәйданчыкларын җиһазландырырга кирәклеге, төркемнәрнең тыгыз булуы әйтелгән. Калган икесе төзекләндерү мәсьләсен күтәрә - Пожарский урамы буенча юл төзелмәве, Мебельная урамыннан Кулясов урамына кадәрге юл участогында бик күп чокыр-чакырлар булуы.
Илдус Тәлгать улы чистайлыларның барлык мөрәҗәгатьләре муниципаль район җитәкчелеге контролендә булуын ассызыклады. Асфальт салу мәсьәләсенә килгәндә, рес­публика бюджетыннан 30 миллион сум акча алынган. Барысы диярлек кулланылган. Быел интенсив транспорт агымы булган юлларга өстенлек бирелгән. Болар - сәгатьчеләр поселогында шәһәргә керү юлы, Җиңүнең 40 еллыгы урамы. К.Маркс урамы буенча юлларны ремонтлау бара. Кызганыч, бездә илле километрга якын юлда, шул исәптән Пожарский урамында, асфальт өслек юк.
Әйләнеп үтә торган юлга асфальт салуга килгәндә, бу мик­рорайон актив үзләштерелә, торак төзелеше алып барыла, аерым алганда, монда сугыш ветераннары, социаль ипотека программасында катнашучы гаиләләр торак алдылар. Змеево күперенә кадәр автобус маршруты ачу мәсьәләсе карала, инфраструктура булдыру һәм шул ук вакытта юлларга һәм тротуарларга асфальт салу, яшәү өчен уңай шартлар булдыру планлаштырыла.
Ветераннарга уңайлыклары булган торак бирү мәсьәләсе чишелгән диярлек. Бүгенге көндә исемлектә 13 кеше, якын арада алар өй туе уздыра алачаклар. Тагын ике кеше торак шартларын яхшыртырга документлар тапшырган, әгәр аларның хокуклары рәсмиләштерелсә, мәсьәләләр уңай хәл ителәчәк.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларга урыннар тәкъдим итү мәсьәләсе актуаль кала. "Бәләкәч" президент программасы кысаларында 3 нче гимназияне 26нчы балалар бакчасына әйләндерү бу проб­леманы чишүдә кардиналь ярдәм итмәде. Бүгенге көндә Тегермән микрорайонында 220 урынга балалар бакчасы төзелә башлады, аны агымдагы елның декабрь ахырына тапшырырга планлаштыралар. Потенциаль инвесторлар белән шәхси балалар бакчасы булдыру турында сөйләшүләр алып барыла. 13нче мәктәпне балалар бакчасына әйләндерү турында тәкъдим әзерләнә.
Аралашу барышында ТКХ хезмәтләре өчен тарифларның артуы, контрафакт алкоголь продукциясе, авыл хуҗалыгында эшләрнең хәле турындагы мәсьәләләр күтәрелде. Илдус Әхмәтҗанов әйтеп үткәнчә, язгы кыр эшләре оптималь срокларда үткәрелде, савым көтүе арта, гаилә фермер хуҗалыклары булдыруга ярдәм итәләр. Шәһәрдә торакны капиталь ремонтлау программасы уңышлы эшләп килә, агымдагы елда республика программалары кысаларында 1 нче лицей һәм Каргалы гимназиясе ремонтланачак, К.Маркс урамындагы сквер төзекләндереләчәк.
Шушы көннәрдә Скарятинский бакчасында ротонда ачу тантанасы булды. Бу - шәһәргә Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыковтан бүләк. Аның ярдәме белән шәһәрдә православие храмы төзелә. ТҖСлар актив эш башладылар, беренче нәтиҗәләр дә бар, төзекләндерү эшләре алып барыла, "Чиста ярлар" акциясе традициягә әверелде. Туристик бизнес үсеше планында Чистайда бай потенциал. Сентябрьдә бөтенроссия туган якны өйрәнүчеләр съезды үткәрү планлаштырыла, бу булачак музейлар челтәре үсешенә этәргеч булачак.
Сөйләшү барышында Молодежная урамындагы тротуарга асфальт салу, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү, индустриаль паркның перспективалары, балалар дәваханәсе төзү, су белән тәэмин итү һәм чыгаруга бәяләр, спортның үсеше, бюджет сферасы хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү һ.б. турында сораулар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев