Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Грантлар территорияне төзекләндерүгә тотылачак

6нчы номерлы территориаль җәмәгать советында эшләнгән эшләргә нәтиҗә чыгардылар, микрорайон үсешендә зур ярдәм күрсәткән чистайлыларны бүләкләделәр.

Әлеге чарада микрорайондагы оешма һәм предприятие җитәкчеләре һәм урынбасарлары, «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Шурыгин, 6нчы территориаль җәмәгать советы рәисе Марат Харисов һәм территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Мария Есипова катнашты.
Тантаналы шартларда «Мебель фабрикасы» микрорайонын үстерүгә керткән өлешләре, территорияне төзек­ләндерүгә һәм чараларны үткәрүгә күрсәткән матди ярдәмнәре өчен предп­риятие җитәкчеләрен бүләкләү булды.
Узган ел территориаль җәмәгать советы миллион ярымга грант отты. Скверларны төзекләндерү буенча да зур эш башкарылды.Шулай ук территориаль җәмәгать советы микрорайонда тормыш сыйфатын яхшырту буенча да җитди эш алып бара. Территориаль җәмәгать үзидарәсенең төп максаты халыкның актуаль социаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.
Чараның тантаналы өле­шеннән соң катнашучылар борчыган мәсьәләләрне хәл итүгә керештеләр. Аерым алганда, алар скверларны яшелләндерү, «Мебель фабрикасы» мик­ро­районы урамнарын һәм территорияләрне төзеклән­дерү темасына кагылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай территориаль җәмәгать советы