Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фәрит Мөхәммәтшин: “Чистайның киләчәге матур”

ТР Дәүләт Советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин Чистайда эш визиты белән булды: икътисад, идарә һәм хокук институтында ул пенсионерларны компьютер грамотасы нигезләренә өйрәтү буенча "Интернет-долголетие" республика программасын тормышка ашыру белән танышты, Мәдәни-ял итү комплексында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.

Аннан соң Фәрит Хәйрулла улы Чистай муниципаль районы Советының отчет утырышында катнашты. Иң башта 2011 елгы эш йомгаклары һәм 2012 елда үсеш перспективалары турында доклад белән Чистай муниципаль районы башлыгы И. Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Аерым алганда, ул икътисадны һәм социаль өлкәне үстерү буенча эшнең эзлекле алып барылуын, шәһәр һәм районның тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәтләрнең тотрыклы эшләвен билгеләп үтте. 2011 елда сәнәгать продукциясе җитештерү, төяп озатылган товарлар, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр күләме, ваклап сату әйләнеше артты. Федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру дәвам итә. Отчет чорында муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты үз гамәлләрен һәм булган финанс ресурсларны социаль-икътисадый проблемаларны хәл итүгә җибәрделәр. Халыкны адреслы социаль яклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш, халыкның сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитны саклау, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча планлы эш алып барыла.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы А. Соколов - муниципаль районда оператив хәлне тотрыкландыру буенча чаралар комплексы турында, 3 нче гимназия директоры М. Абзянова - белем бирү процессында инновацион технологияләр турында, Чис­тай якташлыгының башкарма директоры А. Тарханова - Чистайның мәдәни мирасын саклау турында доклад белән чыктылар. Сүз уңаенда, әлеге фикерне яклап башлык чистайлылар исеменнән шәһәрнең архитектура һәйкәлләре булып торган борынгы биналарны саклау планында ярдәм итүен сорап Президентка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Үз чиратында ТР Дәүләт Советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин әлеге идеяне яклады һәм әлеге мөрәҗәгатьне шулай ук меценатларга, эре эшмәкәрләргә юлларга мөмкин дип белдерде, алар тарихыбызга, мәдәни мирасыбызга битараф калмаслар. Моннан тыш, Фәрит Хәйрулла улы утырышта әйтелгәннәргә йомгак ясап башлыкның чыгышын тулы күләмле объектив, аналитик һәм үзтәнкыйть белән сугарылган дип билгеләп үтте. Дәүләт Советы рәисе ассызыклап үткәнчә, шәһәр һәм район берсүзсез үсә: күп нәрсә эшләнгән, әмма кайбер проблемаларны, аерым алганда, авыл хуҗалыгын үстерү буенча, хәл итү өчен тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Республикага килгәндә исә, дөньядагы икътисадый кризистан соң (берсүзсез, ул республика икътисадына үзгәрешләр кертте) аны тотрык­лыландыру буенча җитди чаралар күрелде. Бер генә социаль дәүләт программасы да бетерелмәде һәм аларны тормышка ашыру ышанычлы темплар белән дәвам итә. ТР Дәүләт Советы рәисе сүзләренә караганда, чистайлыларның уртак эшкә керткән өлеше җитди. Муниципаль район җитәкчелегенең бик күп планнары булу сизелеп тора, алар тормышка ашырылачак һәм Чистайның киләчәге матур. Үз сүзен тәмамлап, Фәрит Хәйрулла улы җыелучыларны РФ Дәүләт Думасына булып узган депутатлар сайлауның уңышлы узуы өчен рәхмәт белдерде һәм булачак Россия Президентын сайлауларда актив катнашырга чакырды. Чистайлылар кабат үз гражданлык активлыкларын күрсәтерләр дигән ышаныч белдерде. Ф. Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Чистай муниципаль районын үстерүгә сизелерлек өлеш керткән чистайлыларны: икътисад, идарә һәм хокук институты директоры О. Добронравованы, "Чистай үзәк район дәваханәсе" муниципаль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Ф. Шиһаповны, Каргалы авыл җирлеге башлыгы Ф. Садыйкованы Рәхмәт хатлары һәм медальләр белән бүләкләде.
Утырышта Казаннан килгән вәкаләтле делегация катнашты, аның составында ТР Дәүләт Советы депутаты В. Смыков, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьне саклау һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе В. Васильев дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсе җитәкчесе Е. Паткина һәм башкалар бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев