Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әфганстанда һәлак булган якташларыбызны искә алдылар

15 февральдә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 28 ел тулды.

«Оча торган торналар» һәйкәле янында булган митинг шуңа багышланды. Анда үз иленең тарихына битараф булмаганнар, үз иптәшләре турындагы хәтерне күңелләрендә мәңгегә саклаганнар, җандагы төзәлмәс яралары бүген дә үзләрен белдертеп торганнар килгәннәр. Болар - таулар илендә һәлак булган солдатларның әти-әниләре һәм якыннары.
- Дошман белән көрәшүдә чын батырлык үрнәкләре күрсәткән ир-егетләрне искә алу - безнең изге бурычыбыз. Безнең арабызда инде булмаганнар турында якты истәлек! - диде муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, митингны ачып. - Дошманнар белән бәрелешүдә һәлак булганнарга, инде тыныч тормышта яралардан, авырулардан вафат булганнарга мәңгелек дан! Без ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рәфис Мәхмүтов җитәкчелегендәге «Сугыш инвалидлары» җәмәгать оешмасы әгъзаларының укучылар, студентлар арасында зур хәрби-патриотик эш алып баруларын беләбез. Алар һәлак булган иптәшләренең якыннары белән элемтәне өзмиләр, мемориаль такталар, кабер ташлары кую һәм каберлекләрне карап тору белән шөгыльләнәләр. Шуның өчен аларга бик зур рәхмәт!
Митингта сугыш һәм хезмәт ветераннарының шәһәр советы рәисе Искәндәр Минсафин, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов чыгыш ясадылар.
Әфган сугышында 186 чис­тайлы катнашкан, шуларның алтысына туган якларына исән килеш кайтырга насыйп булмаган. Һәлак булганнарның күбесенә егерме яшь тә тулмаган булган. Аларның тормышы әле яңа гына башланган, көч-дәртләре ташып торган, әмма, кызганыч... Сергей Страховка, Сергей Яковлевка, Владимир Самсоновка, Валерий Олокинга, Тәлгать Вәлиуллинга, Николай Калошинга мәңгелек дан! Шушы егетләрнең барысы да үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгәннәр. «Оча торган торналар» һәйкәле Әфган сугышында башларын салган, әмма аларны белгән кешеләрнең күңелендә мәңгегә яшь калган егетләр хөрмәтенә куелган иде. Митингка Николай Орлов та килгән иде, аның улы Чечен конфликты вакытында һәлак булган.
Һәйкәлгә кызыл канәферләр салынды. Биредә яңгыраган сүзләрнең эчкерсез, саф булуын гәүдәләндереп, җиргә акрын гына ап-ак кар яуды...
Шуннан соң гадәттәгечә истәлеккә фото ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Әфганстан

2
X