Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Европа чемпионатыннан тантаналы кайту

Чистай спортчылары армрестлинг буенча Европа чемпионатында бик яхшы чыгыш ясадылар. Аларның Польшадан туган шәһәрләренә тантаналы кайтулары сишәмбе көнне булды.

Спорт геройларын гадәт­тәгечә, тантаналы рәвештә Мәңгелек ут янында сыйныфташлары, курсташлары, дуслары, ата-аналары, билгеле инде, бу очракларда плакатлар, "Булдырдыгыз!" дигән кычкырулар белән каршыладылар. Әлбәттә, шундыйлар арасында үзенең йолдызлы тәрбияләнүчеләрен Россиянең атказанган тренеры, Чистайда армспорт мәктәбенә нигез салган Фоат Уразгильдиев дулкынланып көтте. Нәкъ менә аның тырышлыгы, үз сүзендә торучанлыгы, таланты белән мәктәп бүгенге көндә республикада иң көчлеләрнең һәм Россиядә иң яхшыларның берсе. Фоат Әнвәр улының укучылары яңадан-яңа биеклекләргә күтәреләләр, безнең шәһәргә мактаулы титуллар, бүләкләр алып кайталар. Моны үзенең сәламләү чыгышында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев билгеләп үтте. Ул барлык спортчыларны Европа чемпионатында җиңү белән котлады, киләчәктә уңышлар теләде.
Владимир Заиконников (кадет мәктәп-интернатында укучы) уң һәм сул кул белән ярышып беренче урыннар алды, ике алтын медаль яулады. Ул беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдәге ярышларда катнашты һәм үзен күрсәтә алды. Виктория Гранина (Чистай Выселкасы мәктәбе) шулай ук Европа чемпионатына беренче тапкыр барды һәм титуллы көндәшләре алдында югалып калмады. Уң кул белән ярышта икенче урынны алуы моны раслый. Ә менә Виктория Воронинаның (Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы студенты) тәҗрибәсе бар инде, узган елда Төркиядә булган Европа беренчелегендә ул көмеш призер булды. Быел ул көмеш һәм бронза медальләр яулады. Шуның өстенә юниор буларак, ул өлкәнрәк спортчылар белән дә көрәште, бишенче урын алды.
Уң кул белән көрәштә Европа чемпионатында безнең Радик Камалов икенче нәтиҗә күрсәтте. Милләтара класс­лы спорт мастеры нормативын үтәве аеруча шатландырды, бу максатына ул 12 ел килде. Афәрин! Лев Румянцев һәм Антон Наумов (Икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы) үз үлчәү категорияләрендә бишенче урын алдылар, бу Европа дәрәҗәсендәге ярышлар өчен сизелерлек нәтиҗә.
Безнең абруйлы спортчы, шулай ук тренер һәм балалар спорт мәктәбе директоры Венера Уразгильдиева Европа чемпионатында судья сыйфатында катнашты һәм иң яхшы арбитрларның берсе дип табылды. Аңа шулай ук муниципаль район башкарма комитеты һәм Советы тарафыннан Рәхмәт хаты тапшырылды. Венера Фоат кызы барысына да безнең спортчыларга булышканнары өчен рәхмәт, аларның мөмкинлекләренә ышануын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев