Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшче төркемнәр түләүләр белән хәлне аңлатачак

Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановның җирле массакүләм мәгълүмат чаралары белән гадәткә кергән очрашуы узган җомга көнне булды.

Торак-коммуналь хезмәтләр, ОДН өчен түләүләрнең артуы аралашуның әйдәүче темасы булды. Хәлне аңлату максатында дүрт эшче төркем оештырылган, аларның эшчәнлегенә муниципаль район башлыгы курьерлык итә. Алар рейдлар үткәрәчәкләр, халык белән очрашачаклар, килеп туган проблемаларны хәл итәчәкләр.
Кызганычка каршы, ике тарифлы электр исәпләгечләр кую халык өчен хәлне яхшы якка үзгәртмәде. Уңай мизгелләре дә бар, билгеле. Җылылык исәпләгечләр куелган йортларда түләү норматив исәпләүләр белән чагыштырганда сизелерлек. Яшәүчеләрнең сайлау хокукы бар: җылылыкны исәпкә алу приборлары урнаштырырга яки норматив буенча түләргә. Әлеге мәсьәлә статуслары билгеләнмәгән кайбер йортлар өчен ачык кала, чөнки 2013 елга аварияле һәм тузган торактан күчерү буенча программа әлегә юк.
Авыл хуҗалыгы елы тәмамланды. Тулаем бөртеклеләрдән ярыйсы гына уңыш җыеп алынды, терлекчелек азык белән тәэмин ителгән, бу терлекләрне кышлатуны уңышлы үткәрү мөмкинлеге бирә. Агымдагы ел программасы буенча капиталь ремонтлау программасы уңышлы тәмамланды, яшәүчеләрне аварияле һәм тузган торактан күчерү буенча эшләр алып барыла.
Узып баручы ел фермер хуҗалыклары торгызуда хәлиткеч булды. Аларның өчесе мөгезле эре терлекләрне кабул итүгә әзер, бишесендә эшләр ахырына якынлаша. Буаларны ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча эш алып барыла, ул киләсе елга дәвам итәчәк, кайбер авылларда асфальт барлыкка килде.
Журналистлар җәмәгать транспортында йөрү бәясенә, индустриаль парк­ны үстерү перспективасына, ТҖС эшчәнлегенә, 13 нче мәктәпнең киләчәк язмышына, республика программасы кысаларында гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлауга, Кама елгасының яр буе зонасын реконструкцияләүгә, сугыш ветераннарын торак, балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урын белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев