Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Ел студенты - 2016» конкурсына йомгак ясалды

Чистай уку йортларының иң яхшы студентлары «Ел студенты» конкурсында катнаштылар һәм 16 номинациядә җиңү дәгъваладылар.

Тантана Яшьләр үзәгендә үтте. Гадәткә кергәнчә, ел саен үткәрелә торган конкурс студентлар гимны белән башланып китте.
Егетләр һәм кызлар бер-бер артлы көчле алкышлар астында бүләкләнү өчен сәхнәгә күтәрелделәр. Бу көн студентлар өчен генә түгел, ә белем бирү учреждениеләре педагог­лары, җитәкчеләре өчен дә дулкынландыр­гыч булды, чөнки укучыларының казанышлары - эшчәнлекләренең ачык нәтиҗәсе.
КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы, һәрвакыттагыча, тамашачыларны «Не адвокаты» командасының чыгышы белән сөендерде, ул «Иң яхшы КВН командасы» номинациясендә җиңүче булды. Моннан тыш, әлеге югары уку йорты түбәндәге номинацияләрдә иң яхшы студентларны тәрбияләде. Болар - «Ел интеллекты» - Азат Сәгыйтдинов, «Ел уйлап табучысы» - Зөлфәт Гайнатуллин, «Иң яхшы студентлар блогеры» - Александр Карпов. Иң яхшы иҗат коллективы «RazeBand» та игътибарсыз калмады, ул чарада катнашучыларга үзенең музыкаль номерын бүләк итте.
«Ел спортчысы» номинациясендә медицина училищесы студенты Никита Жирнов алдынгы булды. Бу уку йорты волонтер отрядлары арасында да җиңүче булды. Биредә иҗади потенциалны үстерүгә дә зур игътибар бирелә, бу турыда Ольга Сергееваның «Елның иҗади шәхесе» номинациясендә билгеләп үтелүе раслый.
Безнең шәһәр талантлы яшь кешеләргә бай, студентлар тормышы да кайный! Анда Казан инновацион университетының Чистай филиалы студенткасы Алина Панаева һәм Казан федераль университеты филиалы студенткасы Анфиса Бершова актив катнашалар, алар - «Иҗади шәхес» номинациясендә җиңүчеләр.
«Ел старостасы»ның исеме билгеле булды. Иң җаваплы, оешкан кеше итеп КФУның Чистай филиалы студенткасы Гөлназ Гатауллина танылды.
Чистай авыл хуҗалыгы техникумы укучыларының да тормышы күпкырлы. Биредә «Ел уйлап табучысы» номинациясендә җиңүче Венера Сабитова, «Ел патриоты» - Адель Нусеров һәм «Елның иҗади шәхесе» номинациясендә тагын бер җиңүче Артур Мардашов белем алалар. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки нәкъ менә шушы уку йортында «Иң яхшы студентлар советы» үзенең актив эшчәнлеген алып бара.
Бу көнне күп профильле көллият студентлары да билгеләп үтелделәр. Алар яшь буынны тәрбияләүдә актив эш алып баралар, үз эшчәнлекләренең нәтиҗәләрен яктырталар. Ә бу эштә аларга «New Life» - «Новая жизнь» газетасы ярдәм итә. Ул «Иң яхшы студентлар газетасы» номинациясендә җиңү яулады.
Әлеге уку йортында «Оnline ел студенты» - Регина Сибгатуллина, «Ел иреклесе» - Диана Веденеева һәм «Иҗади шәхес» Алла Мокеева укыйлар. Студентлар яңа үрләр яулаганда, фәннәрне үзләштергәндә аларның тынычлыгын «Иң яхшы студентлар иминлеге хезмәте»ндәге батыр егетләр саклый.
Җиңүчеләр сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелделәр. Бүләкләү тантанасының үзенчәлекле сценариясе, номинацияләрне гадәти булмаганча тәкъдим итү кунакларда соклану хисе уятты. Җиңүчеләрне тәкъдим иткәндә дулкынлану хисе егетләрне һәм кызларны бер минутка да калдырмады.
Һәм менә иң дулкынландыргыч мизгел килеп җитте. Кем «Ел студенты» булачак? «Ел студенты» гран-приена өч номинант нәтиҗәләрне яңгыратуны түземсезлек белән көтте (рәсемдә). Егетләр һәм кызлар, яклау төркемнәре һәм укытучылар бик дулкынландылар. Җиңүченең исемен тантаналы рәвештә яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцова игълан итте. Менә ул, шушы номинациядә җиңүче, бу исемгә күп профильле көллият студенты Константин Тюлькин лаек булды.
- Мин «Ел студенты» дигән горур исемне йөртүемә бик шатмын. Бу минем өчен көтелмәгән хәл булды! Барлык якын кешеләремә һәм укытучыларыма бик зур рәхмәт! - диде Константин.
Әйтергә кирәк, конкурста җиңүче шундый зур казанышларга ирешүендә укытучыларының өлеше зур булуын яшерми.
- Иң мөһиме, һәрвакыт актив позициядә торырга. Беренче булырга мәҗбүри түгел, иң мөһиме - катнашу. Студент универсаль булырга тиеш, - дип саный Константин.
«Ел студенты» конкурсы - укуда, фәнни һәм иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнүдә дә иң яхшы этәргеч. Конкурста иң инициативалы, замана белән бергә атлаучы, студентлар тормышында актив кайнаучы яшьләр катнаша.
Булдырдыгыз, егетләр һәм кызлар! Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа үрләргә ирешүләрен телибез! Сезнең белемегез һәм талантыгыз алга таба да җиңүләргә дәртләндереп торсыннар! Сез яшьтәшләрегезгә үрнәк булып торасыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай конкурс