Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ел чистайлысы дип кемне атар идегез?

Узып баручы елга йомгак ясап, массакүләм мәгълүмат чараларында ел кешесе дигән исемне йөртергә лаеклы кешене сайлыйлар. Шулай, елның аеруча популяр һәм сүзе үтүчән медиа-персоналарны билгеләүче «Time» журналының гадәткә кергән «Ел кешесе» номинациясендә РФ Президенты Владимир Путин абруйлы өченче урынны алды. Сезнең карашка, кем барысыннан да күбрәк үзен күрсәтә алды, шәһәрне...

Сергей Салеев, ТРда РГҖнең яшьләр комиссиясе җитәкчесе:
- Мин ел чистайлысы дип Дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкинны атар идем. Ул шәһәргә берничә ел элек килде һәм шушы вакыт эчендә үзен безнең шәһәребезне сөюче һәм аның чәчәк атуы өчен барысын да эшләүче чын патриот итеп күрсәтә алды. Шулай, оештырылган музей-тыюлык Татарстанның дәрәҗәле музейлары рәтенә керде һәм республика тарихында беренчеләрдән булып әдәби музей исеменә ия булды. Һичшиксез, шушы вакыт эчендә шәһәргә туристлар күбрәк килә башладылар. Александр Печенкин «Әдәби Чистай» бардлар фестивален үткәрү традицияләренә нигез салды, ул беренче тапкыр быел җәй көне үткәрелде.
Дания Әхмәтҗанова, 6нчы мәктәп директоры:
- Безнең җиңел булмаган заманда, кайгыртуга һәм матди ярдәмгә мохтаҗ кешеләр яшәгән саен арта барганда, чит-ятларның проблемалар үзенеке итеп кабул итәргә сәләтле кешеләрне табуы авыр. Һәм шундый кешеләрнең булуы зур шатлык! Без Чистай шәһәр Советы депутаты, «Энергостройсервис» директоры Халит Гарифуллинның миһербанлы һәм кайгыртучан булуына сокланабыз. Ул «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында, шулай ук «Игелек кыл» республика акциясен үткәрүдә безгә зур ярдәм күрсәтте. Быел Халит Мәхмүт улы заманча уен мәйданчыгы булдыруда катнашты, мәктәп өчен спорт кирәк-яраклары сатып алды. Гала-ифтар үткәрүгә дә ул саллы өлеш кертте, ул көнне балалар өчен бөтен аттракционнар бушлай эшләделәр. Һәм шундый изге гамәлләре шактый. Ул барлык иганәчеләр өчен үрнәк булып тора.
Фәтхия Җәлалова, педагогик хезмәт ветераны
- Гөлгенә Митягина минем өчен һәм аны шәхсән белүче кешеләр өчен саф күңелле һәм олы йөрәкле кеше. Озак еллар дәвамында ул иганәчелек белән шөгыльләнә. Берничә ел элек ул безгә килгәндә без аның исемен дә белми идек. Безгә күчтәнәчләр тапшырып, ул шунда ук китеп тә барды. Күрәсең, Гөлгенә Мәгъсүм кызы безнең гаиләдә авыру бала булуын белгән. Ул бездә генә түгел, ә башка гаиләләрдә дә, балалар йортында да була. Башка кешеләрнең кайгысын йөрәге аша үткәрә һәм ярдәм итә. Ул кешеләргә шатлык, җылылык һәм өмет өләшә. Аңа чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай кеше