Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дүрт Өйле авылында яңа клуб ачылды

Дүрт Өйле авылында «Авыл клублары» республика максатчан программасы кысаларында торгызылган яңа күп функцияле үзәкне (клуб) тантаналы ачу булды.

Җирле халык тарафыннан аны төзү мәсьәләсе инде берничә ел күтәрелгән. Авылда клуб булмау сәбәпле, тантаналы чаралар җирле мәктәптә үткәрелеп килгән, бу, әлбәттә, бик үк уңайлы булмаган.
- Яшәүчеләр берничә тапкыр муниципаль район башкарма комитетына мөрәҗәгать иттеләр, - ди Гаделша авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов, - һәм, ниһаять, узган ел безгә авылыбызда республика программасы буенча Мәдәният йорты төзеләчәге турында хәбәр иттеләр. Кыш азагында ук объектта төзелеш эшләре башланды, ә җәен эшләр тәмамланды.
Клуб бинасы зур булмаса да (ул 50 урынга исәпләнгән, өстәвенә, биредә китапханә дә урнашкан), авыл кешеләре аның чын мәгънәсендә мәдәният учагына әверелүенә ышаналар.
Клубны тантаналы ачуда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, Гаделша авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов, «Строй-технологии» төзелеш компаниясен оештыручы Раяз Гыйләҗетдинов катнаштылар.
Илшат Нуретдинов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә авыл кешеләрен кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук объектны төзүдә катнашканнарга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Бирегә җыелганнарның барысын да мәчетнең имам-хатыйбы Раил Зиннәтов сәламләде.
Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды, анда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары чыгыш ясадылар.
Шулай итеп, хәзер Дүрт Өйле авылы яхшы якка үзгәрә дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Дүрт Өйле авылында яңа клуб ачылды