Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дөньяда иң мөлаем хатын-кызлар

Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Кадерле кунакларны кыллы оркестр сәламләде, аларга матурлык һәм нәфислек символы булган гөлчәчәкләр бүләк иттеләр. Чакырылучылар арасында - "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсында җиңүчеләр Любовь Смирнова һәм Светлана Гатауллина бар иде, аларга чәчәкләр һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.
Оештыручылар - муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге гүзәл зат вәкилләре өчен онытылмаслык бәйрәм әзерләгәннәр, иң яхшы иҗат коллективлары һәм солистлар аларга үз җырларын, хореография номерларын, ә иң мөһиме - язгы кәеф бүләк иттеләр.
8 Март алдыннан дөньяда иң яхшы әниләрне, профессиональ тармакта, җәмәгать эшчәнлегенә мөһим югарылыкка ирешкән хатын-кызларны сәламләделәр. Алар арасында бюджет тармагы һәм бизнес вәкилләре, үзләрен яраткан эшләренә багышлаган иҗади шәхесләр.
Бу көнне рәхмәт сүзләре ир-атларга да юлланды, аларны "Ир-ат - мәрхәмәтле йөрәк" номинациясендә сәламләделәр. Әмма көннең төп героинялары гүзәл хатын-кызлар булдылар, аларны муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. Номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар, бүләк сертификатлары, җитәкче ир-атлар чәчәкләр тапшырдылар. Илдус Әхмәтҗанов "Хатын-кыз - ана" номинациясендә җиңгән Әминә Нурулованы чын күңелдән котлады (рәсемдә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев