Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дмитрий Иванов: «Бюджет акчалары контроль ярата»

Ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча быел беренче комиссия утырышын аның рәисе, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов Чистай прокуроры Сергей Егоров белән берлектә үткәрде.

- Элек комиссия «ришвәтчелеккә каршы тору буенча» дип аталган булса, хәзер аның исемен федераль таләпләргә туры китерделәр, - дип аңлатты башлык ярдәмчесе Алексей Ефимов. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Радик Әхмәтҗанов полицейскийлар тарафыннан ачыкланган ришвәтчел җинаятьләр турында хәбәр итте. Шундый 20 очрак ачыкланган, шул исәптән 9ы - ришвәт-икътисадый юнәлешле һәм 11е - авыр җинаять. «Мәгариф» һәм «Сәламәтлекне саклау» милли проектлары кысаларында ришвәтчелек белән бәйле ике җинаять ачыкланган. Бюджет учреждениеләренең ике җитәкчесенә каршы җинаять эшләре кузгатылган, берсе мөнәсәбәтендә эш судка җибәрелгән.
- Узган ел Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен, үзләренә йөкләнгән вазифалар башкарганда, үз ягына аударырга омтылуның җиде очрагы ачыкланган, - ди Радик Ринат улы. - Ришвәт бирергә омтылган барлык затлар җинаять җаваплылыгына тартылганнар.
Хәзерге вакытта бюджет оешмаларының вазифаи затлары тарафыннан, нигездә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармакларында, шулай ук күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау вакытында бюджет акчаларын тотканда кылына торган җинаятьчел эшчәнлекне ачык­лауга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә.
Ришвәтчелек юнәлешендәге ачыкланган бозулар турында узган елның азагында билгеләнгән Чистай прокуроры Сергей Егоров сөйләде. - Прокуратура хезмәткәрләре узган ел шундый 136 бозу ачыклаганнар. Йөзгә якын вазифаи зат дисциплинар җавапка тартылган, - дип хәбәр итте Сергей Борисович һәм прокуратура хезмәткәрләре ачыклаган бозуларның төгәл юнәлешләрен һәм фактларын атады.
Дәүләт хезмәте тармагында шәһәр прокуратурасы тарафыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үз һәм тормыш иптәшләренең, балигъ булмаган балаларының керемнәре турында тәкъдим ителгән мәгълүматлар тикшерелгән. Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан югарыда күрсәтелгән белешмә кәгазьләрендә дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар тәкъдим итү очраклары ачыкланган-теркәлгән транспорт чаралары, аларны сатудан кергән табыш, алынган керем һәм социаль түләүләр турында мәгълүматлар күрсәтелмәгән. Прокурор фамилияләр атады һәм төгәл саннар китерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бүлек начальнигы исеменә ачыкланган бозуларны бетерү турында тәкъдим чыгарылган, 15 вазифаи зат дисциплинар җавапка тартылган.
Муниципаль хезмәт тармагында прокурор муниципаль хезмәткәрләренең кереме турында декларацияләр тикшерү хакында хәбәр итте. 10 кешедә дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат ачыкланган. Прокурор тарафыннан бозуларны бетерү турында тәкъдим чыгарылган. Моның нәтиҗәсендә 9 вазифаи зат дисциплинар җавапка тартылган.
Дәүләт һәм муниципаль мөлкәттән файдалану тармагында прокуратура 8 кагыйдә бозуны ачыклаган, ә 9 зат дисциплинар җавапка тартылган. Шулай ук шәһәр уку йортларының берсендә җитәкчегә карата вәкаләтле органның рөхсәтеннән башка арендага бүлмәләр биргәне өчен административ бозулар турында эш кузгатылган. Нәтиҗәдә җитәкчегә 40 мең сум штраф салынган.
Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен хезмәт, эш күрсәтү, товарлар сатып алу прокуратура контролендә. Бер ел эчендә 4 кагыйдә бозу ачыкланган, 5 тәкъдим чыгарылган, аларның нәтиҗәләре буенча 12 зат дисциплинар җавапка тартылган. Бер җитәкче мөнәсәбәтендә административ бозулар турында эш кузгатылган, нәтиҗәдә җитәкчегә штраф салынган. Муниципаль районның контроль-хисап палатасы белән берлектә тикшерү үткәрелгән, аның нәтиҗәсендә яңа бозулар ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре прокуратура тарафыннан полициягә җинаять эше кузгату өчен җибәрелгән.
Җирдән файдалану тармагында федераль законны 23 бозу очрагы ачыкланган. Алар дәүләт яки муниципаль мөлкәттә булган җир участокларын бирү тәртибен җайга салуга кагыла, ул ришвәтчелек күренешләре өчен шартлар булдыра. Авыл җирлекләренә протестлар китерелә, алар тикшерелә һәм канәгатьләндерелә.
Муниципаль районның контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турында аның рәисе Ольга Гришина хәбәр итте. Беренче чиратта, бюджет акчаларының тотылуын, 100 миллион сумнан артыграк акчаның ничек һәм нәрсәгә сарыф ителүе тикшерелгән. Барлык тикшерү актлары прокуратурага җибәрелгән, аның нәтиҗәсендә 4 кешегә штраф салынган.
- Кагыйдә бозуларга анализ ясап, без аларның кабатлануын ачыкладык, - дип хәбәр итте Ольга Николаевна. - Мәсәлән, бухгалтер исәбен алып баруда һәм отчетлар төзүдә, хезмәт хакы исәпләгәндә, шулай ук төп акча объектларын һәм матди запасларны исәпкә куйгандагы бозулар. Шәһәр оешмаларында, шулай ук авыл җирлекләрендә тикшерүләр үткәрелә. Ачыкланган барлык бозулар буенча эш алып барыла.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова эчке финанс контроле кысаларында чараларның нәтиҗәлелеген арттыру буенча үткәрелә торган эш турында сөйләде. Палатага әлеге вазифалар узган ел уртасында йөкләнгән һәм үзенә күрә сынау үткән. Казначылык белән бергә 20 контроль чара үткәрелгән.
- Нәрсә белән генә шөгыльләнергә туры килмәде, - ди Наталья Афиногентовна. - Күптән түгел Чистайның сәнгать мәктәбенә музыка коралларын куюны тикшердек, чиратта «Ватан» чакырылышка кадәрге әзерлек үзәгендә тикшерү. Хәзер әлеге юнәлеш белән палатаның ике хезмәткәре шөгыльләнәчәк, алар Санкт-Петербургтта өйрәнү үттеләр.
- Бу юнәлештә эш бер урында гына тормый, - дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов, - без үзебез бюджет оешмаларында тикшерүләр яклы, чөнки бюджет акчасының һәр сумы кризис шартларында исәптә. Кагыйдә бозулар шактый, бигрәк тә дәүләт һәм муниципаль мөлкәттән файдалану өлкәсендә. Ришвәтчелек күренешләре булырга мөмкин булган барлык юнәлешләр буенча тикшерүләр даими үткәрелә һәм алар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев