Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайны төзекләндерү буенча сезнең тәкъдимнәрегез

Моногорода.рф федераль сайтында «Биш адым» проекты гамәлдә. Чистайлылар да, шәһәрне төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен кертеп, бу проектта катнаштылар. Ә сез нинди идеяләр тәкъдим итәр идегез? Артем Комаров, шәһәрне төзү һәм инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы:

- Шәһәрнең тарихи үзәген мөмкин кадәр күбрәк офислар, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре урнаштырып, җанландырырга кирәк. Шәһәрнең үзәк өлешеннән йөрүне җиңеләйтү зарур. Ә машиналар хәрәкәтне авырлаштырып, юл буенда басып тормасыннанр өчен, аларны кую урыннарын булдырырга кирәк.
Ирина Кондратьева, фирма хезмәткәре
- Мин шәһәрдә барлык тукталыш павильоннарын алыштырырга тәкъдим итәр идем, өстәвенә, моның өчен уңай мисаллар бар. Шулай, Энгельс урамындагы яңа тукталышларга сокланып туймаслык. Шәһәр бюджетында акча табылмаса, берәр тукталыш павильоны сатып алып, эре предприятиеләр дә ярдәм итә алыр иде. Моның өчен шәһәрлеләр аларга рәхмәт әйтәчәкләр. Предприятиеләрнең Скарятинский бакчасында эскәмияләр куйганнарын хәзер дә шатланып искә алам.
Леонид Мамаков, Эчке эшләр министрлыгы ветераны:
- Янган универмаг бинасын мөмкин кадәр тизрәк сүтәргә кирәк, ул шәһәрнең тышкы күренешен боза. Безгә күптән түгел башка шәһәрдән кунаклар кайттылар, алар күргәннәрдән шок хәлендә калдылар. Яз җитте һәм янып беткән бина милекчесе нинди дә булса карарга килергә - бинаны я төзекләндерергә, я сүтеп ташларга тиеш. Мин әлеге бинаның туристларны куркытуы турында әйтеп тә тормыйм.
Әминә Гарипова, студент кыз:
- Чистайга төрле юнәлешләрдән - Казан, Әлмәт, Түбән Кама ягыннан керү юлларын төзекләндерү турында сүз күп алып барылды, әмма әлегә ул сүздә генә кала, югыйсә финанс мөмкинлекләр моның өчен, белгәнемчә, бар. Шәһәргә кергәндә шундый хис туа, без узган гасырда яшәп калганбыз шикелле тоела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай шәһәр