Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайлыларны шәһәрнең нинди проблемалары борчый?

Чистай - меңләгән халкы булган шәһәр. Анда яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен барлык дәгъваларны һәм тәкъдимнәрне исәпкә алырга кирәк. Без шәһәрнең нинди проблемалары күбрәк борчулары турында чистайлылардан сорадык.

Ксения Новичкова, мәктәп укучысы:
- Спортчы буларак минем өчен төп проблема булып безнең шәһәрдә спортны иганәчелек итү тора. Һәрвакыт без ярышларга җыенганда транспорт белән проб­лемалар килеп чыга. Ярышларга бару өчен акча бүлеп бирелми, шуңа күрә үзебезгә барысын да хәл итәргә һәм үз хисабыбызга барырга туры килә.
Юлия Сухарева, сәркатип:
- Мине елгачылар поселогында дәваханәнең ябылуы һәм поликлиника эшенең кыс­каруы борчый. Без барлык инстанцияләргә мөрәҗәгать иттек, әмма барысы да яхшы һәм авыруларга урыннар үзәк район дәваханәсендә биреләчәк дигән җавап алдык. 11 меңгә якын кеше дәваханәсез калды, эшсез калган медицина персоналы турында сөйләп торасы да юк.
Артур Погодин, техник:
- Хәзерге вакытта безнең шәһәр өчен зур проблема булып шәхси секторда юлларның чистартылмавы һәм укып чыкканнар өчен эш урыннарының булмавы тора. Оешмалар белгечләрнең эш тәҗрибәсе һәм югары квалификациясе булуын таләп итәләр, әмма хезмәт эшчәнлегенең башлангыч этабында болар булырга мөмкин түгел.
Александр Ямщиков, елга судносы капитаны:
- Чистайда яшәүчеләрнең барысын да диярлек җәмәгать транспорты хәрәкәте борчый. Автобуслар аз йөриләр, өстәвенә, кичке җидегә кадәр генә. Ә мәктәп укучыларына, студентларга һәм гади эшчеләргә нишләргә?
Ирина Борисова, транспорт участогы диспетчеры:
- Безнең шәһәрдә сәүдә үзәкләре һәм кибетләр эше белән проблема бар. Бәйрәм һәм ял көннәрендә кичкә кадәр эшләү урынына алар төш вакытында ябылалар. Шундый тәртип нормага керде һәм шушы уңайдан яшәүчеләрнең фикере беркемне дә борчымый. Сатып алучыларның фикере нигә исәпкә алынмый?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай проблема