Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайлылар актив җанатарлар арасында булдылар

Казанда Бөтендөнья студентлар уены зур шоу белән тәмамланды. Универсиада, чыннан да, илебез командасы өчен йолдызлы булды, бүләкләр, шул исәптән алтын медальләр саны буенча да көндәшләрен күпкә уздылар.

Без зур соклану белән спортчыларыбызны күзәттек, алар матур итеп җиңә дә беләләр, лаек­лы рәвештә җиңеләләр дә. Тулы ышаныч белән чистайлыларның да тарихи вакыйгада турыдан-туры катнаштылар дип әйтергә мөмкин. Без Универсиада уты эстафетасын каршы алдык, судьялар корпусында безнең шәһәр вәкилләре дә бар иде, муниципаль районыбыз делегациясе студентлар уеннары кунак­лары һәм катнашучылар өчен үзенең мәдәни программасын тәкъдим итте, җанатарларыбыз трибуналардан яраткан спортчыларын якладылар.
Ә бүген үз күзләре белән әлеге спорт вакыйгасын күрү бәхетенә ирешүче­ләр үз тәэсирләре белән уртак­лашалар.
Мәүлидә Мифтахова, табиб-педиатр:
-Без оныгым Эльмира белән ике тапкыр баскетбол буенча ярышларда булдык. Билетларыбыз юк иде, әмма волонтерлар ярдәме белән билет сатып ала алдык һәм уеннарны карадык. Уеннардан зур тәэсир алдык. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, кунакларга һәм җанатарларга кагылышлы барлык сораулар да уйланылган: карта-схема буклетлары, ярышлар графигы, барысын да күрергә мөмкин иде. Менә дигән мәдәни программа, Универсиада паркы безне күп санлы мавыгулар, аттракционнар, концерт программалары белән каршы алды. Казанлылар чит ил делегацияләрен дә, без, җанатарларны да, кунакчыл каршыладылар. Универсиада йолдызлары белән аралашу, алар белән фотога төшү мөмкинлеге дә булды. Мин Татарстанның Бөтендөнья студентлар уенын искиткеч әйбәт үткәрүе белән горурланам һәм бәхетле.
Илзирә Сорутдинова, 2 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы:
-Өч көн дәвамында "Ба­­­­­тыр" спорт мәктәбе укучы­ла­ры җанатарлар арасында трибуналарда булдылар. Миңа ике тапкыр Казанга барып самбочылар чыгышын карау бәхете елмайды. Алар безнең җыелма командага күпме алтын медаль китерделәр, мин аларга карап сокланам. Миңа бигрәк тә Елена Бондарева ошады, ул финалда Украинадан килгән көндәшен лаеклы җиңде. Безнең янәшәдә генә волонтерлар булдылар һәм аларның дустанә рәвештә бергәләп "Россия, ал­га!" дип кычкырулары күңелләрне күтәрде, без дә аларга ярдәм иттек. Самбочылар ярышы минем һәм дусларым өчен чын мастер-класс булды.
Универсиада паркында да күп мавыгулар булды. Без Дю Солей циркы чыгышын карадык, тимераякларда шуасы килгән иде, әмма анда чират искиткеч зур булу сәбәпле, карап кына йөрергә булдык. Бик ошады, спорт йолдызлары белән фотога да төштек.
Игорь Романов, тренер:
-Кызганычка каршы, әлеге спорт бәйрәме инде төгәлләнде. Үзенең дәртлелеге, хислелеге, көрәш рухы, дуслык атмосферасы белән ул республикабыз халкын гына түгел, бөтен дөньяда яшәүчеләрне дә битараф калдырмады. Республикабыз тормышындагы әлеге бөек вакыйгага чис­тайлылар да зур игътибар һәм кызыксыну белән карадылар, төрле турнирларда һәм ярышларда булдылар. Шәһәр советы депутаты Александр Прокофьевның ярдәме белән самбо буенча көрәш ярышларына бару мөмкинлеге булды. Ярышларны оештыру, андагы атмосфера, кызыклы очрашулар (ярышларда безнең гасырның танылган спортчысы, берничә тапкыр самбо һәм кагыйдәләрсез көрәш буенча дөнья чемпионы Федор Емельяненко да катнашты) барлык җыелучыларга да уңай энергия һәм яхшы кәеф бүләк итте. Билгеле инде, шундый кешедән автограф алырга теләүчеләр саны да күп иде. Шулай ук турнирда аның белән бергә танылган бертуган Запашныйларның цирк гаиләсе вәкиле дә бар иде. Безнең самбочылар җанатарларны һәм илебезнең җыелма командасын шатландыруларын билгеләп үтәсе килә, алар гомуми копилкага төрле дәрәҗәдәге медальләр өстәделәр. Ярышлардан соң чемпионнарыбыз белән фотога төшү мөмкинлеге булды, ә алар күбәү иде. Теләүчеләрнең барысы да ярышлардан соң Универсиада паркына бардылар, анда бик күп аттракционнар эшләде. Тормышыбызда шундый күңелле мизгелләрнең тагын да күбрәк булуын телим. Әлеге спорт форумын оештыруда катнашучыларның барысына да зур рәхмәт, шулай ук чистайлыларны Казанга алып баруны оештырып аларга шундый бәйрәм бүләк итүчеләргә дә рәхмәт белдерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев