Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайда өйрәнерлек нәрсәләр бар

Узган сишәмбе Чистайда, нигездә, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет депутатларыннан торган ТР Дәүләт Советы депутатлары десанты килде.

ТҖСлар барысын да хәл итә
Комитет күп сораулар, шул исәптән, җирле үзидарә буенча да эш башкара. "Гражданнарның үз-үзләрен оештыру, территориаль җәмәгать үзидарәсен үстерү өчен шартлар тудыру буенча Чистай муниципаль районында җирле үзидарә органнары эше турында"гы мәсьәлә ТР Дәүләт Советы депутатлары өчен төп мәсьәлә булды. ТР Дәүләт Советы делегациясе комитет рәисе В. Липужина җитәкчелегендә, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәев озатуында шәһәрне карап йөрделәр. Депутатларны, барыннан да элек, җирле матурлыклар түгел, ә микрорайоннардагы территориаль җәмәгать советларының эш тәҗрибәсе җәлеп итте. Алар баштан 2 нче "Сәгатьчеләр поселогы" территориаль җәмәгать совет эше белән таныштылар, совет бинасын гына түгел, ә балалар рәсем ясау белән шөгыльләнә торган, ә өлкәннәр халык хорында җырлый торган төрле түгәрәкләр белән таныштылар. 3 нче "Үзәк" территориаль җәмәгать советы урнашкан балалар һәм яшьләр иҗат йортында балалар һәм өлкәннәргә ял һәм иҗат итү өчен бөтен шартлар да бар. Республика депутатлары балалар яңа күнекмәләр ала торган бинаны карадылар, бассейнда һәм көрәш келәмендә яшьләрнең күнегү ясауларын күзәттеләр.
Чистайның " энҗе бөртеге"нә әверелде
ТР Дәүләт Советы депутаты В. Смыков үз коллегаларын Скарятинский бакчасына чакырды. Биредә яңа өйләнешүчеләр өчен ротонда, шулай ук архитектураның кече формаларын тантаналы ачу булды.
Депутатлар яңа гаиләнең никахын теркәү тантанасы шаһитлары булдылар. Башлык яшь гаиләгә телевизор бүләк итте. В. Смыков планы, муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов ярдәме белән хәзер Скарятинский бакчасында шундый тантаналар традициягә әвереләчәк. Виктор Васильевич үз чыгышында билгеләп үткәнчә, бакча тагын да киңәйтеләчәк, биредә яңа уен мәйданчыклары һәм аттракционнар булачак. Планда Чистайны тагын да үстерү.
Яшь өйләнешүчеләр өчен ротонданы монтажлауда катнашучы төзүчеләргә И. Әхмәтҗанов Мактау грамоталары тапшырды. Скарятинский бакчасы Чистайның "энҗе бөртегенә" әверелде, биредә шәһәрлеләр рәхәтләнеп ял итәләр.
Җирле үзидарәгә тагын да үсәргә
Ахырдан ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитетының пленар утырышы булды. Аны рәис В. Липужина ачты.
Доклад белән муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов чыкты, ТР Дәүләт Советы депутатлары В. Смыков һәм Н. Вәлиев, "Тегермән мәйданы" микрорайоны­ның территориаль җәмәгать советы рәисе Р. Харитонова, "Чистай шәһәре" МБ Советы депутаты, "Тегермән мәйданы" микрорайоны­ның территориаль җәмәгать советы әгъзасы О. Добронравова чыгыш ясадылар. Алар гражданлык җәмәгате институтларын үстерү өчен Чистайда территориаль җәмәгать советы ачуның әһәмияте турында сөйләделәр. ТР Дәүләт Советы депутатлары Чистайда территориаль җәмәгать советлары ачу буенча муниципаль район җитәкчелеге инициативасын яклап бердәм тавыш бирделәр һәм республиканың башка районнарында да шундый структуралар төзү өчен тиешле тәкъдимнәр белән ТР хөкүмәтенә һәм Дәүләт Советына чыгарга булдылар. Димәк, Чистайда өйрәнерлек нәрсәләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев