Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистайда имам-мөхтәсибне сайладылар

«Нур» мәчетендә Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров рәислеге астында имамнар җыелышы узды.

Анда барлык шәһәр һәм район мәчетләре имам-хатыйблары, Чис­тай шәһәр хакимияте вәкилләре, Чистай мөхтәсибәте бүлекләре вәкилләре, шәһәр мөселманнары катнашты.
Очрашуның төп сәбәбе - Чистай шәһәре һәм Чистай районы имам-мөхтәсибен сайлау.
Җыелыш Коръән уку белән башланды. Аннары Мөхәммәд хәзрәт үзе имам-мөхтәсиб вазифасын башкару чорындагы Чистай мөхтәсибәте эше турында сөйләде.
«Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы Михаил Ксенофонтов үз чыгышында Мөхәммәд хәзрәтнең эшенә югары бәя бирде, күп юнәлешләрдә югары нәтиҗәләргә ирешүен ассызыклады.
Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров та Мөхәммәд хәзрәт җитәкчелеге астында Чис­тай мөхтәсибәтенең актив һәм нштиҗәле эш алып баруы турында сөйләде һәм имам-мөхтәсиб вазифасына Мөхәммәд хәзрәт Кыямовның кандидатурасын тәкъдим итте.
Ачык сайлаулар нәтиҗәсендә Чис­тай шәһәре һәм Чистай районы имам-мөхтәсибе итеп Мөхәммәд хәзрәт Кыямов сайланды.
Сайлаулардан соң Мөхәммәд хазрәт һәм аксакаллар советы рәисе Фәрит Галимов Бөек Ватан сугышы ветераны Рәис абый Әхмәтшинга Татарстан Рес­публикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан бүләкләр тапшырдылар.
Җыелыш барышында башка темаларга да кагылып үттеләр. Аерым алганда, хуҗалык һәм оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр.
Очрашу табын артында җылы аралашу белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай имам