Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистай полициясе эксгибиционистны эзли

«Чистайда маньяк бар!»- инде күп вакытлар социаль челтәрдә әлеге сүзләр йөрде. Бу шулаймы соң?

- Чистайда бернинди маньяк та юк, - дип белдерде Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Атуров, - бары безнең шәһәрдә гадәти булмаган тәртиптәге кеше барлыкка килде, ул үзенең җенси органнарын (андый кешеләрне эксгибиционистлар дип атыйлар) күрсәтергә ярата, ул күбрәк 9дан 12 яшькә кадәрге кызларны сайлый. Өч атнада Чистайда шундый кечкенә яшьтәге кызларга карата җенси характердагы дүрт очрак теркәлгән.
20 ноябрь көнне 5 нче мәктәп янында билгесез кеше 9 яшьлек кызга карата җенси характердагы гамәлләр кылган. 28 ноябрьдә Энгельс урамындагы бер йортның подъездында мәктәп укучысына карата шундый ук гамәлләр кылган. 3 декабрь көнне билгесез ир-ат Ак. Королев урамындагы йорт янында 11 яшьлек ике кызга карата шундый ук гамәлләр кылган. Һәм әле күптән түгел генә шушы көннәрдә кабат сәнгать мәктәбе янында шундый хәл булган.
Әлеге очраклар буенча РФ тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 132 нче маддәсенең 4 нче өлешенең «б» пунктында каралган (14 яше тулмаган затларга карата җенси характердагы көчләү гамәлләре) җинаять бил ге ләре буенча җинаять эше каралган. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре һәм оператив тикшерү чаралары алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Шик ле кешенең фотороботы төзелгән, әмма эзләүләр әлегә нәтиҗә бирми.
- Шуны да аңларга кирәк, кызлар шок хәлендә булганнар һәм ир-атны сурәтләү буенча күрсәтмәләре аерыла, - дип сөйли Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә начальнигы Ландыш Әхмерова. Беренче очрак 5 нче мәктәп янында булган, аннан соң әлеге вакыйгалар тагын кабатланган. Шунысы аңлашыла, моны психикасында тайпылыш булган бер үк кеше эшли.
Икенче очрак Энгельс урамындагы йорт подъездында булган, беренчесенә караганда катлаулырак - подъездга укучы белән бер үк вакытта ир-ат кергән. Кыз үз фатирына җиткәнче баскычка утырган, ул ир-атның киткәнен көткән, ә ир-ат китмәгән, ә аннан соң үзенең җенес органын күрсәткән. Кыз күршеләренә шакылдаткан, әмма берәү дә ишекне ачмаган, ә әти-әниләре өйдә булмаган. Ир-ат киткәннән соң, кыз ишеген ачып кергән һәм бикләп куйган, аннан соң барысын да әти-әнисенә сөйләгән, ә алар полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.
Өченче очрак Ак.Королев урамындагы 520 фатирлы йорт аркасы янында булган. Ике 11 яшьлек кыз өйләренә кайтканнар һәм очраклы рәвештә генә артларыннан таныш булмаган ир-атның килүен сизгәннәр. Барысы да алдан сөйләгән очраклардагы кебек булган, монда кеше күп йөри, шуңа да ир-ат бик тиз киткән. Сәнгать мәктәбе янында, «Копейка» кибете янында, Чистай полициясе бүлеге янында килеп чыккан соңгы очракта аны кайнар эздән тотып булмады. Кызлар бик дөрес эшләгәннәр, алар шунда ук полицейскийларны чакырганнар, әмма кызлар аның билгеләрен һәм киемнәре турында күрсәтмә биргәндә ул качып өлгергән.
Мондый очраклар берәү не дә битараф калдырма ды - ата-аналар җыелышында мәктәп янындагы терри торияләрдә патрульлек итү, балаларны дәрестән соң каршы алу карар кабул ителде.
Ата-аналарның балалар өчен борчылуы аңлашыла.
- Килеп туган вакыйгалар уңаеннан ата-аналарга берничә киңәш бирәсе килә, - дип сөйли Ландыш Рафаэль кызы, - ул шундый очрак булганда ярдәм итәчәк һәм полицейскийларга эзләнә торган ир-атны тоту мөмкинлеге бирәчәк. Әлеге киңәшләрне без шәһәр мәктәпләрендә тараттык, әмма кабат искә төшерү дә комачауламый.

Шундый очраклар турында үз балаларыгызга сөйләгез, әмма аларны куркытмагыз. Иң мөһиме, шундый хәл килеп чыкканда нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатыгыз. Әлеге ир-аттан көләргә ярамый, көлү аңарда агрессия уята. Ул киткәннән соң кәрәзле телефон аша коткару хезмәте телефонына - 112гә шалтыратыгыз. Бала полицияне чакырырга, шуның белән бергә үзенең кайда булуын һәм ир-атның билгеләрен әйтергә тиеш. Бу полиция хезмәткәрләренә санаулы минутларда урынга килеп җитәргә, ә кирәк булганда эзләү урынын камап аларга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев