Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистай мөхтәсибәте мохтаҗларга үсемлекчелек продуктлары җыя башлаулары турында хәбәр итте

Көз җитте - уңышны җыю чоры. Бу һәр мөселман өчен Аллаһы Тәгалә ризалыгын алу мөмкинлегеннән файдаланып, гөшер сәдакасы бирер вакыт.

Быел Чистай мөхтәсибә­те гөшер сәдакасы җыюны үзәкләштереп уздыра. Теләүчеләр барысы да үз уңышларының бер өлеше белән бүлешеп, аны «Нур» мәчетенә китерә алалар. Җыю тәмамланганнан соң Чистай шәһәре, Нәрима­нов урамы 74 адресы буенча «Ислам мәдәни үзәге» территориясендә ярминкә-тарату булачак.
Чистай мөхтәсибәте шә­һәрнең һәм районның барлык мөселманнарын әлеге игелек­ле эштә активрак катнашырга чакыра дип хәбәр ителә ТР мөселманнарының дини идарәсе сайтында.
Гөшер - бу игенчелек продуктларыннан мохтаҗлар файдасына бүлеп бирелә торган ярдәм, җирдән җыеп алынган саф уңышның уннан бер өлешен тәшкил итә. Гөшер бодай, арпа, бәрәңге, дөге, кәбестә һәм башка культуралар уңышыннан түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Чистай мөхтәсибәт сәдакасы җыюны