Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистай гаиләсен Казан Кремлендә хөрмәтләделәр

Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә гадәттәгечә кабул итү булды. Чистайдан Рәшит Шиһабетдинов һәм Любовь Смирнова Татарстан Президенты исеменнән тантаналы кабул итүдә катнаштылар.

Тантанада Татарстанның муни­ципаль районнарыннан һәм шәһәр­ләреннән 52 гаилә катнашты. Алар - үз районнарын, республиканы үстерүгә өлеш керткән гаиләләр, озак еллар бергә яшәгән гаилә парлары, күп балалы гаиләләр. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, иң яхшы гаиләләр үрнәгендә үз район­нары, республикалары һәм тулаем илне үстерүгә аларның керткән өлешләрен күрсәтергә кирәк.
- Без тормыш иптәшем белән рес­публиканың иң яхшы гаиләләре вәкилләрен чын күңелдән сәламлибез, - диде Татарстан Президенты. - Кеше тормышында иң мөһиме - гаилә. Нәкъ менә гаиләдә рухи-әхлакый традицияләр һәм халыкның милли-мәдәни мирасы тапшырыла.
Тантанада чистайлылар да катнаш­тылар. Алар - Рәшит Хәмит улы Шиһа­бетдинов һәм Любовь Владимировна Смирнова. Агымдагы елның мартында аларның бергә гомер итүләренә 35 ел тулган. Әлеге гаилә пары - ныклы, милләтара, иҗади гаиләнең ачык мисалы, ул күркәм гаилә мөнәсәбәтләре һәм кешеләргә риясыз хезмәт иткәне өчен чистайлыларның хөрмәтенә лаек булды.
Любовь Владимировна - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Рус җыры театры» халык коллективының алыштыргысыз җитәкчесе. Рәшит Хәмит улы - хезмәт ветераны, озак еллар ул Чистай сәгать заводында эшләгән. Бу гаилә актив җәмәгать тормышы алып бара. Алар менә дигән әти белән әни, бәхетле әби һәм бабай. Алар уллары Эдуардны тәрбияләп үстергәннәр, аның ике баласы: кызы Мария һәм улы Платон үсеп килә.
«Бәхетле гаилә тормышыгызның сере нәрсәдә» дигән сорауга Любовь Владимировна уйлап та тормыйча болай дип җавап бирде:
- Бер-береңне хөрмәт итәргә, бер-береңә юл куярга кирәк, шул вакытта гына гаилә нык һәм бәхетле булачак! Ул Кремльдә очрашудан алган тәэсирләре белән дә теләп уртаклашты.
- Безгә бик ошады. Барысы да шундый матур булды. Рөстәм Нургали улы да, аның тормыш иптәше Гөлсинә Әхәт кызы да - бик аралашучан кешеләр. Алар белән очрашудан бары уңай тәэсирләр генә калды, - ди Любовь Владимировна. - Без районнан безнең гаиләне сайлап алуларына гаҗәпләндек. Барысына да бик зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистайлылар