Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистай Бөтендөнья студентлар уены уты Эстафетасының юбилей этабын кабул итте

Безнең Чистай Татарстан җирендә Универсиада утын кабул итүче егерменче шәһәр булды.

Чистайлылар әлеге тарихи вакыйганы зур дулкынлану белән көттеләр, бөтен планета буйлап үткән бөтендөнья студентлар уены уты Эстафетасын каршы алу өчен билгеләнгән вакыттан бик күп алда урамга чыктылар. Тынычлык һәм игелек, яшьлек, спорт, дуслык символы булган ут үз җылысын бер йөрәктән икенчесенә тапшыра.
Һәм менә саклаучылар о­затуында изге ут бәйрәмчә бизәлгән Яшьләр үзәгенә якынлаша. Аннан беренче факел кабызыла, аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев алып бара һәм факел йөртүчеләр эстафетасына тапшыра.
-Без уникаль проектта катнашучылар, - дип сөйли Марат Хөснулла улы. - Эстафета илләр һәм континентлар буйлап узды һәм бүген без аны Чистай җирендә каршы алабыз. Тарихи вакыйгада катнашучыларга "Казан-2013" башкарма дирекциясе" АНО медиа департаменты директоры Диләрә Хәсәнова тарихи вакыйгаларда катнашучыларга мөрәҗәгать итте.
-Миңа Универсиаданы оештыру комитеты исеменнән әти-әниемнең туган җирендә булып сезне сәламләве бик күңелле, - дип билгеләп үтте ул.
-Безгә бөтен дөньядан килгән яшь вәкилләрне кабул итү буенча җаваплылык йөкләнде. Казан Универсиадага әзер.
29 кеше факелны бер-берсенә тапшырып Универсиада уты эстафетасын шәһәребез урамнары буйлап алып бардылар. Болар - муниципаль район җитәкчелеге һәм танылган спортчылар, җәмәгать оешмалары вәкилләре, студентлар.
Скарятинский бакчасы янында финишта Универсиада уты Эстафетасын муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов кабул итте.
-Бу ут бер елга якын инде дөнья буйлап сәяхәт итә һәм безнең аны туган җиребездә каршылау мөмкинлегебез бар. Бу һәркемгә дә эләкми әле, бу яктан алганда без бәхетле кешеләр, - диде ассызыклап Илдус Тәлгать улы.
ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков та әлеге мөһим вакыйгада катнашучы булды.
-Универсиада уты Эстафетасы ялкыны һәр кешенең күңелендә спорт белән шөгыльләнү, игелек эшләү чаткысы кабызыр, - ди Виктор Васильевич, - бу үзара аңлашуга юл. Факелларның берсен чистайлыларга тапшырдылар, ул әлеге шәһәр тормышындагы мөһим вакыйга турында искә төшереп торыр.
Без бәйрәм кунаклары белән аралаштык һәм күргәннәр турындагы тәэсирләре белән уртак­лашуларын сорадык.
Диләрә Хәсәнова, "Казан-2013" башкарма дирекция­се" АНО медиа департаменты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев