Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чистай Бөек Җиңүнең 72 еллыгына әзерләнә

9 май якынлашкан саен әлеге якты бәйрәмнең бөеклеген тагын да тирәнрәк аңлый башлыйсың.

Җиңү безгә матур май аенда килде һәм һәрвакытта һава торышының көйсезлекләренә дә карамастан, ул безнең күңелләрдә җылы, җаннарга аеруча бер рәхәтлек, җылылык бирүче булып кала. Әмма ни кызганыч, без вакыт өстеннән хакимлек итә алмыйбыз, сугыш каһарманнары картая, аларның күбесе безнең арада юк инде. Аларга мәңгелек дан! Әмма безнең арада булучы сугыш ветераннары үзләренең күркәмлекләрен, горурлыкларын югалтмыйлар, төз гәүдәле, куркусыз солдатлар булып калалар.
Бу көннәрдә Чистайда Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган төрле чаралар үткәрелә.Болар - ветераннар белән очрашулар, конкурслар, акцияләр, спорт ярышлары. Бу эшкә актив рәвештә иреклеләр дә кушылды, сүз уңаеннан, алар һәрвакыт игелек­ле эшләр башкаралар.
Иреклеләрнең "Георгий тасмасы", "Ветеранны машинада илтеп куй" һәм башка акцияләре
Традицион акцияләрнең берсе-"Георгий тасмасы" 3 майда үтте. Аңарда "Тормыш" ирекле яклау хәрәкәте үзәге активистлары гына түгел, студентларның шәһәр советы әгъзалары, башка яшьләр берләшмәләре, шул исәптән, мөселман яшьләре берлеге әгъзалары да катнашты. Оештыручылар әлеге акциядә яшь чистайлыларның мөмкин кадәр күбрәк катнашулары өчен тырыштылар. Алар Геройлар Аллеясы буйлап бардылар һәм үтеп баручыларга изге теләкләр белән Георгий тасмалары тапшырдылар. Ә юл чатларында яшьләр әлеге тасмаларны үтеп баручы машина хуҗаларына бүләк иттеләр, алар исә тасмаларны бик рәхәтләнеп, рәхмәт әйтеп кабул иттеләр.
- Әлеге бөек игелекле эштә катнашасы килә, - дип горурлык белән сөйли 1нче мәктәпнең 9 б сыйныф укучысы Полина Романова. - Акциядә катнашып, без батырларны искә алырга өндибез. Чистайлылар Җиңү нинди корбаннар бәрабәренә бирелүен, Җиңүгә юлның ничек авыр булуын истә тотсыннар иде. Безнең солдатларыбыз илебезне фашистлардан саклауда үз-үзләрен кызганмадылар. Алар хакында без бүген тынычлыкта яшибез.
Үтеп баручы чистайлылар да, машина йөртүчеләр дә бу чарага аңлап карадылар. Барлыгы 3 меңнән артык Георгий тасмасы таратылды.
- Безнең иреклеләр "Ветеранны илтеп куй" Бөтенроссия акциясендә катнашалар, - дип сөйли "Тормыш" үзәге координаторы Юлия Егорова. - Без шундый язу белән наклейкалар әзерләдек һәм барлык теләүче автомобиль йөртүчеләргә олы яшьтәге кешеләрне кирәкле урыннарына кадәр илтеп куюларын тәкъдим итәбез (редакциядән: тел.4-04-06). Машина йөртүчеләр үзләренең потенциаль пассажирларын тукталышларда, Скарятинский бакчасында, хастаханәләрдә, поликлиникаларда күрә алалар... Былтыр безнең менә дигән булышчыларыбыз - иреклеләребез бар иде, алар бу традицияне быел да дәвам итәргә әзерләр.
Ветераннарга якташлары тарафыннан шундый кайгыртуны, игътибарны тоярга, һичшиксез, күңелле булачак. Бу, чыннан да, игелекле гамәл! Волонтерлар шулай ук "Ветеранны котла" акциясендә дә бик теләп катнашалар. Иреклеләр үз куллары белән Тегермән микрорайонында яшәүчеләр өчен бүләкләр дә әзерлиләр.
Ә 10нчы мәктәптә ("Тормыш" үзәге иреклеләре биредә үзенә күрә шефлык та итәләр) тәрбияләнүчеләр арасында "Без хәтерлибез, без горурланабыз" исемле рәсемнәр конкурсы оештырылган.
- Шундый иҗади конкурслар балаларны тарихи үткәннәргә, шулай ук үзләре янәшәсендә яшәүче өлкән буын вәкилләренә хөрмәт белән карарга өйрәтә, - дип ассызыклый Юлия Егорова.
Сезгә ныклы сәламәтлек телибез!
Бүгенге көндә Чистай районында 1038 сугыш ветераны яши, шуларның 58е-сугышта катнашучылар-фронтчылар.
- Аларның кайберләре бүгенгә хәтле мәктәп укучылары, яшьләр арасында хәрби-патриотик эш алып баралар, - дип билгеләп үтте шәһәрнең сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Искәндәр Минсафин. - Алар арсында Нәкыйп абый Хәйруллин да бар. Бу көннәрдә ветеран балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, 2нче гимназия, 5нче мәктәп укучылары белән очраша.
Нәкыйп Мөбарәкша улының күңел көрлеге, ныклыгы безне сокландыра. Дошманны куа-куа Берлинга барып җиткән ветеран менә 70 ел инде күкрәгендә снаряд кыйпылчыгы белән яши... Ул, һәрвакыттагыча, ачык, шат күңелле, гади, аның белән аралашулары да рәхәт. Аңа һәм безнең янәшәбездә яшәүче барлык ветераннарга сәламәтлек, озын гомер телибез.
Һәрбер бәйрәм көне төрле чараларга бай
Бу муниципаль район җитәк­челеге, шәһәр ветераннар сове­тының сугышта катнашканнарны өйләренә барып котлау да, төрле концерт программалары да, кырыгынчы еллар солдатларын тәбрикләүләр кичәләре дә. Шулай ук алар исәбендә "Ступени" һәм "Энҗеләр" әдәби берләшмәләре тарафыннан оештырылган "А музы не молчат" исемле фронт шигырьләре бәйрәме, Яшьләр үзәгендә "И помнит мир спасенный" исемле кичә - реквием", "Спасибо деду за победу" автоузышы, Скарятинский бакчасында ветераннар хоры чыгышы да бар... Ә төп бәйрәм чаралары Җиңү көнендә узачак.
Бу бәйрәм безнең һәрберебезгә кадерле
9 май - ветераннар өчен изге көн! Әмма Бөек Җиңү көне безнең һәрберебезгә, төрле буын вәкилләренә, бик кадерле, чөнки һәр гаиләдә кемдер сугышта катнашкан, сугыш юллары буйлап үткән. Бәйрәм чаралары үзәк мәйданда, Скарятинский, "Хәзинә" бакчаларында үтә.
9 сәгать 30 минут - үзәк мәйданда "Җиңүчеләргә дан" концерт программасы үтә.
10 сәгатьтә биредә үк митинг башлана, шуннан соң хәрби техника һәм предприятиеләр, оешмалар, уку йортлары колонналары парады була.
11 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр тантаналы чаралар Скарятинский бакчасында җәелдерелә. Ветераннар өчен кыр кухнясы эшләячәк, биредә алар бер-берсе белән аралаша алалар.
"Фронт" аланына кереп чыгарга мөмкин, ә сабыйларга балалар шәһәрчегендә, һичшиксез, күңелле булачак. Җәйге сәхнәдә концерт программасы була.
"Хәзинә" бакчасында "Хәрби китап марафоны" оештырылачак.
Җиңү көнендә шәһәр урамнары буйлап "Үлемсез полк" үтәчәк
- "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясендә Чистайда өч меңнән артыграк кеше катнашыр дип көтелә, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова. - "Үлемсез полк" акциясе Җиңү көнендә була, анда катнашучылар үзәк мәйданда 17 сәгать 30 минутта җыелачаклар. Тантаналы йөреш 18 сәгатьтә башлана, ул Карл Маркс урамының ике ягыннан Скарятинский бакчасына кадәр дәвам итәчәк. Биредә акциядә катнашучыларны концерт көтә. Юлның озынлыгы якынча бер километр. Бу күп түгел, әмма йөрештә кайбер ветераннарның һәм кечкенә балалар белән гаиләләрнең катнашуы исәпкә алынды.
Бөек Ватан сугышында катнашу­чыларның портретларына бернинди таләпләр куелмый. Ул принтерда чыгарылган портрет, хәтта бала тарафыннан ясалган рәсем дә булырга мөмкин. Йөрәгегез ничек куша.
Маршрут дәвамында медицина хезмәткәрләре бригадасы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары, полиция хезмәткәрләре һәм башка оператив хезмәтләр кизү торачаклар.
Барысын да үзәк мәйданнан Скарятинский бакчасына кадәр туганнары, сугыш һәм хезмәт ветераннары портретлары белән күмәк йөрештә актив катнашырга чакырабыз. Чара Скарятинский бакчасында бәйрәм концерты һәм салют белән дәвам итәчәк.
18 сәгать 55 минут - Бөтенроссия тынлык минуты. Безнең геройларыбызга - Бөек Ватан сугышы солдатларына мәңгелек дан!
Шуннан соң чистайлыларны концерт программасына чакыралар.
"Хәзинә" бакчасында бу вакытта тынлы оркестр катнашында әдәби-музыкаль программа була.
9 майда һава торышы да бәйрәмгә яктылык, нур өстәсен, безгә бәйрәмгә килүче, бер-берсе белән аралаша алучы ветераннарыбызга карап, аларга күрсәтелгән ихтирам- хөрмәтне тоеп, сөенергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай 9 май