Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Үземне егерме яшькә яшьрәк дип хис итәм»

Шәһәребезнең Мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышында катнашучы Аркадий Доронинга 90 яшь тулды.

Бу көнне ул зур түземсез­лек белән көтте. Юбилей датасы - сугышчан дуслар, хезмәттәшләр белән очрашуга, сугыш елларын һәм тыныч тормыштагы хезмәт елларын искә төшерү өчен менә дигән сәбәп тә әле.
Сугыш башлану турында ул авылда әбисе белән бабасында кунакта булганда ишетә. Бу вакытта аңа бары 13 яшь, җиденче сыйныфны тәмамлаган гына була әле. Аяз көнне яшен яшьнәгән төсле фашистлар Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүе турында хәбәр ишетелә.
Йөзләгән авылдашлары белән бергәләп аның әтисе саклану корылмаларын төзүгә китә, ә 1942 елда Воронеж астындагы канлы бәрелештә һәлак була.
- Фронтка киткәндә әтием миңа: «Улым, укуыңны ташлама, укы!» дип әйтте дип искә төшерә ветеран. - Мин аның үтенечен үтәдем, ә 1944 елда минем яшьтәгеләргә дә чакыру килә башлады. Озакламый мин дә Ватаныбыз сагына киттем.
Аркадий Петровичның кичектерү алырга, унынчы сыйныфны тәмамларга мөмкинлеге булса да, ул сугышта һәлак булган әтисе һәм Польша госпиталендә авыр яралардан дәваланучы өлкән абыйсына алмашка фронтка китәргә карар кыла.
Сугыш еллары һәм язмышның авыр сынаулары яшь сугышчының рухын сындырмый. Тормышка һәм Ватаныбызга мәхәббәт аңа яшәргә көч-куәт, дәрт бирә. Юлында очраган авырлык­ларны җиңә-җиңә, ул ышаныч белән алга атлый.
1944 елның ноябрендә Аркадий Петрович Харьковтагы 55нче дивизиягә эләгә. Яшь совет солдатлары тимер юл магистральләрен һәм күперләрне саклыйлар, фашистлар тарафыннан җимерелгән шәһәрне төзекләндерүдә ярдәм итәләр. Аның хәрби тормышы җиде елдан соң гына тәмамлана. 1951 елның 9 маенда өлкән сержант демобилизацияләнә.
Булачак тормыш юлдашы, медицина училищесында укучы кыз белән танышып үзенең язмышын Чистай белән бәйли. Алтмыш елга якын гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлый: 5нче номерлы елга училищесында директор урынбасары булып эшли, 18 нче номерлы училищеда 1 нче номерлы урта мәктәптә, кичке мәктәптә директор вазифаларын башкара. Пенсиягә чыккач, ун ел ветераннар советын җитәкли, Бөек Ватан сугышында катнашучылар эшләре буенча комиссияне җитәкли.
Аркадий Петровичны юби­лее белән котларга муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов та килде. Ул Аркадий Петровичны фидакарь хезмәте, батырлыгы өчен җылы рәхмәт сүзләре җиткерде, истәлек бүләге һәм чәчәкләр тапшырды.
Ветеран озак яшәвенең серен зарарлы гадәтләре булмауда, физик культура белән шөгыльләнүдә күрә.
- Мин гомерем буе спорт белән шөгыльләндем, волейбол уйнадым, гимнастика ясадым, тәмәке тартмадым. Исерткеч эчемлекләр кулланмадым, бер документта язылганча:» Аракыны бәйрәмнәрдә 100грамм гына кулландым», - дип елмая Аркадий Петрович.
Ветеранның ике кызы һәм биш оныгы. Ул якынна­рының, балаларының кадер- хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә, кунаклар каршы алырга ярата.
Ул яшь буын белән бик еш очраша, патриотизм дәресләре үткәрә. Үзенең әңгәмәсендә Ватанны яратырга, тормышта мөһим булган барлык белемнәрне дә алырга кирәклегенә кат-кат басым ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев