Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Чәчү җиңел булмаса да, мул уңышка исәп тотабыз»

Чистай районында чәчү кампаниясе төгәлләнде. Аның нәтиҗәләре турында без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чуриннан сөйләвен үтендек.

- Иван Петрович, чәчү ничек үтте? Быел җиңелрәк булмадымы?
- Авылда эш бервакытта да җиңел булмады, әмма без язгы кыр эшләрен төгәл үткәрү өчен нигез булдырырга тиешбез.
Кайберәүләр хуҗалыкта чәчү эшләрен башкаргач, уңыш көтәргә генә кала дип уйлыйлар. Ә чынлыкта исә эшләр чәчү өчен туфрак, орлык әзерләү көздән үк башлана. Кышын ашламалар алу, техника әзерләү кебек эшләр башкарыла.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре әлеге эшләрне яхшы башкаралар, әмма кайбер очракларда һава торышы комачаулык итә. Мондый температураның кисәк үзгәреп торуын һәм күп явым-төшемне без күптән күрмәдек, шуңа күрә узган ел белән чагыштырганда чәчү өч атнага соңрак төгәлләнде. Хуҗалыкларның яхшыга өмет итүләре, кадрлар әзерләүләре сөендерә.
- Киләсе уңышка нинди өметләр баглыйсыз?
- Көзен 20 мең гектар уҗым культуралары , шуның исәбеннән 18 мең уҗым бодае, 2 мең гектар арыш чәчтек. Уҗым культураларының яхшы уңыш китерүенә ничә елдан бирле ышана киләбез, чөнки корылык зур проблемага әйләнде бит. Икмәк бит әле-дәүләтнең икътисадый куркынычсызлыгы да. Быел без язын 14 мең гектар сабан бодаен чәчтек, димәк, икмәкле булачакбыз.
- Чәчү барышында авыл хезмәтчәннәре­нең проблемалары булдымы?
- Барысы да яхшы уйланылган, хуҗалык җитәкчеләре агымдагы мәсьәләләрне бик тиз итәләр. Әгәр дә берәр мәсьәләне авыл хуҗалыгы министрлыгы белән хәл итәргә кирәксә, без ярдәмгә киләбез.
- Кайбер пессимистлар авыл халкы күптән үзләренә зыянга гына эшлиләр дип саныйлар.
- Мин алай димәс идем. Хуҗалыкларның үсеш планнары бар. Аларда югары уңыш бирүче авыл хуҗалыгы культураларының - рапс, көнбагыш, бодайга кукуруз үстерү буенча планнар да билгеләнгән. Безнең хуҗалыклар алардан яхшы уңыш алалар, шулай итеп, беркем дә зыянга эшләми.
- Хәзер авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына нинди бурычлар куелган?
- Язгы чәчүне төгәлләдек, хәзер исә үсентеләрне корткычлардан һәм чүп үләннәреннән саклау мөһим, барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре шул максатка юнәлгән.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Чәчү