Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәм рухы иңсен күңелләргә

Күптән түгел муниципаль район башкарма комитеты Яңа елга иң яхшы яңа ел сәнгати, күрсәтмә һәм утлы бизәкләүгә смотр-конкурс игълан итте. Анда катнашу өчен муниципаль районның барлык предприятиеләре, учреждениеләре чакырылды.

Комиссия әгъзалары шәһәр буйлап йөреп, чистайлыларның яңа 2012 елга ничек әзерләнүләрен, предприятие һәм оешмалар биналары фасадларының, сәүдә нокталары витриналары һәм эчке бүлмәләренең, банкларның, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, югары уку йортларының бәйрәмчә бизәлешен карадылар.
Су каналы, икмәк заводы, "Чистопольгаз" ЭПУы, "Татавтодорның" Чистай филиалы, "Сетевая компания" ААҖнең Чистай электр челтәре филиалы биналарының яңа ел бизәлеше уңай яктан билгеләп үтелде. Әлеге предприятиеләр коллективлары яңа ел бизәлешен үткәрүгә җитди караганнар, фантазиягә ирек биреп, элек бервакытта да кулланылмаган гадәти булмаган бизәкләү элементлары уйлап тапканнар. Шулай, энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан предприятие территориясендә урнашкан чыршыга зур шарлар элеп куйганнар һәм бәйрәмчә бизәлгән "яшел гүзәл" төнлә яктырткан вакытта җем-җем итә һәм төрле төсләргә кереп ялтырый.
Предприятиеләрдән уку йортлары да калышмаганнар. Аерым алганда, педагогия көллиятенең бик матур Яңа ел бизәлеше билгеләп үтелде. Гадәттәгечә, медицина учреждениеләре хезмәткәрләре аерылып тордылар. Шулай, үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре Нариманов урамындагы һәм урманда урнашкан дәваханә биналарының фасадларын зәвык белән бизәгәннәр. Балалар поликлиникасы хезмәткәрләре биредә дәвалау курсы узган сабыйларны сөендереп, игътибарны җәлеп итәрлек утлар ясаганнар. "Приятель" кафесы да матур бизәлгән, ул инде алдан ук Яңа елга әзерләнә башлаган иде. Күрәсең, биредә 2012 елны каршы алырга теләүчеләр шактый булыр.
Кызганычка каршы, кайбер предприятиеләр һәм оешмалар, сәүдә нокталары, күрәсең, Яңа елның якынлашуын онытканнар, әмма моны төзәтү өчен вакыт әле бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев