Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бу – гармонияле үсү потенциалы

2012 ел муниципаль районда Иҗат итү елы дип игълан ителде.

Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗановның тәкъдимен муниципаль район Советы һәм шәһәр Советы депутатлары яклап чыктылар. Иҗат итү елы кысаларында нәрсә эшләргә планлаштырылуы турында муниципаль район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Елена Курбатова сөйли.
-Аның исеменә үк җәмгыятьне гармонияле үстерүнең зур потенциалы салынган, уртак башлангыч тормышны яхшы якка үзгәртергә ярдәм итәрлек үзенчәлекле милли идея бу. Иҗатны әлеге сүзнең киң мәгънәсе белән аңларга кирәк, эшчәнлекнең теләсә нинди тармагына ул уңай энергия һәм булдыруга юнәлеш алып керә. Мәдәният учреждениеләре сис­темасына килгәндә исә шул көннәрдә генә киңәйтелгән киңәшмә булды, анда структур подразделениеләр җитәкчеләре тыңланды һәм тәкъдимнәренә анализ ясалды, алар шундый җаваплы һәм кызыклы ел программасының нигезен тәшкил итәчәк.
-Нинди төп юнәлешләр?
-Бу безнең интеллектуаль, иҗади потенциалны активлаштыру, инновацион методиканы кертү, халыкның ихтыяҗын өйрәнү һәм аны эшлекле хезмәттәшлеккә җәлеп итү. Якындагы планнарыбызда - иҗат итү елын тәкъдим итү. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, без әлеге этапка билгеле бер база белән килдек, төп нигезебез бар, аның нигезендә киләчәк үсеш төзеләчәк. Бу планда да якташлар идарәсе әйтеп бетергесез ярдәм күрсәтер дип ышанам. Аның составына шәһәрдә һәм республикада танылган, энергияле, инициативалы кешеләр керде.
"Чистай-2020" программасы куәтле ярдәм булды, аның бер бүлеге халыкның мәдәни мирасы һәйкәлләрен саклау һәм файдалану буенча максатчан эшне карый. Бүгенге көндә алар 144, икесе федераль дәрәҗәдә, 37се республика, калганнары муниципаль дәрәҗәдә. Аларның һәрберсенә электрон паспортлар төзелгән, иң әһәмиятлеләре буенча видеороликлар булдырылган.
Чистай Россиянең кече шәһәрләре союзына керде, ә дәүләт исемлегендә тарихи җирлекләр барлыгы 40. Бу кече ватаныбызның РФ дәрәҗәсендәге әһәмиятен ассызыклый һәм безнең һәрберебезгә борынгы мәдәни мирасны саклау, аңардан иҗади файдалану, туристик бизнеска инвестицияләрне җәлеп итү буенча зур җаваплылык йөкли.
-Инде билгеле бер тәҗрибә дә бар, ул киләчәктә үсеш алырмы?
-Без заманча туризм тенденциясеннән файдаланырга булдык һәм бу җирле колориттан файдалану юнәлешләренең берсе. Шәһәрнең борынгы өлешендәге урыннар кайбер проектларны уңышлы тормышка ашырырга ярдәм итә. Туристлар өчен интерактив халык бәйрәмнәре уздыру гадәткә кереп китте. Дини бәйрәмнәр буенча проектлар эшләүне планлаштырабыз. Өяз шәһәре музее мәйданында Никольский ярминкәсе уздырылды, чара искиткеч матур, истә кала торган булды.
230 еллыгын билгеләп үткән шәһәрнең гербы аның икмәк сату үзәге булуын чагылдыра. Әлеге образны ныгытып, проект эшләргә һәм анда Чистайның рухи һәм тарихи өлешен иҗади берләштерергә кирәк. Дини бәйрәм Казан Мәръям-ана иконасы бәйрәменә туры китереп чара әзерләргә кирәк, бу беренче икмәкне җыя башлау чоры.
Гаяз Исхакый исемендәге якташлар идарәсе рәисе Илдус Тарханов кайтуы уңаеннан Гаязов укуларын уздыру буенча эш дәвам итәчәк, ул республикада зур популярлык белән файдаланыла. Түбән Кондратада чуваш халкының якты бәйрәме - уяв фестивале уздыруны планлаштырабыз, анда республикабыздагы һәм Идел буендагы иҗат коллективлары чакырылачак.
-Чистайлыларны тагын нәрсә көтә?
-Скарятинский бакчасын реконструкцияләү уңаеннан зур мөмкинлекләр ачылды. Күпләрнең шәһәр бакчасында тынлы оркестр уйнавын ишетү турындагы хыялы тормышка ашачак. Җәйге мәйданнарда фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Ел өяз шәһәре, Б. Пастернак музейлары, "Укытучылар йорты" мемориаль комплексы өчен дә әһәмиятле булачак, аларны реконструкцияләүгә "Мирас" -"Наследие" рес­публика программасы кысаларында зур суммада акча бүлеп бирү планлаштырыла. Бу киләчәктә булган фондлардан тулырак файдалану мөмкинлеге бирәчәк.
Барысы да яратып өлгергән шәһәр көнен уздыру да дәвам итәчәк. Әлеге чара кысаларында биюләр карнавалы уздыруны планлаштырабыз. Зур планнарны тормышка ашыру да безнең көчебездән килә дип ышанам. "Сәләтле чистайлылар энциклопедиясен" булдыру елга йомгак ясаячак, аңа шәһәребезне иҗади якын килеп уңайлырак, матуррак итәргә теләүчеләр керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев