Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ә бәлки әти белән әни килерләр?

Шәһәребездә 1 нче каналның "Пока все дома" телепрограммасы кысаларында тормышка ашырыла торган "Видеопаспорт" төшерү төркеме булып китте.

Бездә ул балалар йортында тәрбияләнүче ике бала турында материаллар әзерләү белән шөгыльләнде, алар декабрь азагында videopfssport.ru сайтында урнаштырылачак. Әлеге сөйкемле ике малай әни, әти дигән кадерле сүзләр белән мөрәҗәгать итү, абый-апалы, эне-сеңелле булу өчен гаиләле булырга телиләр. Алар бу турыда хыялланалар, ә әлегә потенциаль әти-әниләренә үзләре турында үзләре, аларның тәрбиячеләре, укытучылары сөйлиләр. Укуга тартылуларын, төрле фәннәр буенча уңышларын, иҗат эшләрен күрсәтәләр. Алар 2 нче гимназиядә, Гена Кузьмин 4 нче сыйныфта, ә Толя Хлуд 2 нче сыйныфта укыйлар. Аларның укытучылары Наталья Кротова һәм Любовь Мокеева сүзләренә караганда алар ягымлылар, сизгер күңеллеләр, тырыш балалар. Толя инде өмет бирүче спортчы буларак та үзен күрсәтергә өлгергән, икенче сыйныф укучылары арасында йөгерү буенча ярышларда икенче урынны алган.
Режиссер Вера Невоструева сүзләренә караганда, проектның максаты баланы төрле яклап, аның сәламәтлеге торышындагы мәгълүматны да кертеп, күрсәтү. Уллыкка алучылар барысы турында да белергә тиешләр.
- Ике ел элек Татарстанда "Пока все дома" программасының төшерү төркеме эшләгән иде инде, ятим балалар турында 30 видеопаспорт әзерләнде, шулардан 28 кыз һәм малайны гаиләләргә тәрбиягә алдылар, - дип сөйли уллыкка алу, опека, попечительлек үзәгенең бүлек мөдире Диана Хәбибуллина. - Аларның күпчелеге республикабызда калды, быел үз гаиләсе, үз өе турында хыялланучы балаларга 32 видеопаспорт әзерләнә. Шуның өстенә тамашачылар дүрт кечкенә татарстанлыны программаның үзендә "У вас появится ребенок" рубрикасында күрә алачаклар. Билгеле, без һәр баланың язмышы, аларның җайлашу процессы турында күзәтәбез. Уллыкка алу, шул исәптән тәрбиягә алынган балаларны уллыкка алуның артуы шатландыра.
Толя белән Генаның киләчәкләре өметле дип ышанабыз. Иң башта алар камера алдында бераз югалып калдылар, дулкынландылар. Соңрак күнектеләр, рәхәтләнеп барысын да күрсәттеләр. Бәлки аларны күрерләр һәм артларыннан әти-әниләре килер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев