Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Бәхетле очрак»ны күреп алдылар һәм шатланып кабул иттеләр

 Апрель азагында Саратов шәһәрендә «Енот» позитив сәнгатенең II Халыкара күпжанрлы фестивале булды. Анда «Панда» бию компаниясенең «Бәхетле очрак» төркеме дә катнашты.

Балалар беренче тапкыр поездда ерак юлга сәяхәт кылдылар. Саратовка хәтле 17 сәгать поездда бардылар. Бу күңелле вакыт сизелми дә бик тиз үтеп китте. Биредә балалар үзләре генә түгел, аларның әти-әниләре дә күпме уңай энергия алдылар! Вакытны шулай бергәләшеп үткәргәндә син үзеңне әлеге коллективның бер өлеше итеп тоясың. Барыбыз да бергә бер гаилә икәнне тагын да ныграк аңлыйсың... 
Саратовта балалар Л.В. Собинов исемендәге Саратов дәүләт консерваториясенең Халык җыр­лары һәм этномузыкасы кафедрасы аспиранты, режиссеры һәм педагогы Виктория Самохинаның «Актер - биюче магиясе» темасы буенча мастер-класста булдылар.
 Шулай ук алар шәһәрне төньяк- көнчыгыштан урап алган Соколов тавын да карадылар. Анда иң яхшы карау мәйданчыклары, зур Җиңү паркы урнашкан. Музей коллекциясе үзенең саллылыгы (180 нән артык экспонат тәкъдим ителгән иде)һәм яхшы хәлдә сакланган булуы белән сокландырды. Балалар һәм ата- аналар күргәннәрдән бик күп тәэсирләр һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Паркның чисталыгы да хөрмәткә лаек.
Һәм менә безнең өчен мөһим булган көн дә килеп җитте. Безнең балаларыбызга карап, аларның үз һөнәрләрен ничек яратуларын бе­лергә дә була иде!
Аларның бию осталыкларына составында профессионаллар булган Joo Yoon Bae (Корея – Мәскәү), Мәскәүдә һинд илчелеге янында һинд биюенә нигез салучы Гуруджи Ашвани Нигам, Сергей Пичуричкин (Мәскәү) һәм башкалар бәя бирде. Безнең балаларны яратып кабул иттеләр. Һәм, менә- көтелгән бүләкләүләр. «Принцессаларга азатлык» хореографик композициясе өчен «Эстрада биюе» номинациясендә бию коллективы «Енот»ның алтын кубогына һәм «Елмаю өстәгез» композициясе өчен бронза кубогына лаек булды.
Коллектив әгъзалары һәм ата- аналар фестивальга баруда ярдәм иткән өчен муниципаль район башлыгы Дмитрий Ивановка, Боз спорт сарае администрациясенә, «Лидер» спорт мәктәбенә, шәхсән аның җитәкчесе Венера Уразгильдеевага рәхмәт белдерәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай