Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безне һәрвакыт көткән йорт

Кичә республиканың иң борынгы китапханәләренең берсе 135 еллык юбилеен билгеләп үтте. Күркәм дата уңаеннан тантанага муниципаль район җитәкчелеге, республика милли китапханә вәкилләре, коллегалар килгәннәр иде.

1876 елда шәһәрдә бушлай ачык уку залы үзенең беренче укучыларын кабул итте. 20 елдан соң - җәмәгать китапханәсе һәм уку залы, узган гасырның егерменче елларында шәһәр китапханәсе статусын алды. Шуннан соң тагын ике тапкыр аның "титулы" үзгәрә, ә төрле буын чистайлылар өчен ул - безнең иң яраткан китапханәбез.
Безнең һәрберебез өчен иң матур һәм күркәм вакыйгалар аның белән бәйле. Бу яхшы китап­лар яшәгән, безне һәрвакыт мөлаем, үз эшләрен яратып башкарган китапханәчеләр көткән йорт. 15 еллап элек биредә җирле шагыйрьләрнең һәм прозаикларның исемнәрен киң җәмәгатьчелеккә ачкан "Ступени" һәм "Энҗеләр" әдәби берләшмәләре урын таптылар.
Бу көннәрдә генә диярлек китапханә коллективының ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Лидер" конкурсының лауреаты булганы билгеле булды. Премия югары дәрәҗәдәге мәгълүмати-китапханә хезмәте күрсәтү, туган як эше һәм басма эшчәнлеге өчен тапшырыла. Соңгы вакытта гына да чистайлылар биш тапкыр ТР Хөкүмәте, "РИТЭК" ААҖ грантларына ия булдылар. Грант ярдәме конкурсында тәкъдим ителә торган проектлар идеяләрнең яңалыгы, актуальлелеге белән аерылып торалар, аларны гамәлгә ашыру мәгълүмати-агарту характерындагы, басма эшчәнлеге, матди-техник базаны тулыландыру мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә.
2005 елда Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия булдырылды. Шушы елларда өч җирле автор һәм журналист аның лауреатлары булдылар. Китапханә тарафыннан нәшер ителгән, шулай ук җирле авторларның рес­публика басмаларында чыккан шигырьләр, проза әсәрләре җыентыкларын тәкъдим итүне үткәрү гадәткә керде. Яңа китап­лар белән танышырга мөмкин, алар "Әдәби Чис­тай" бүлегендә тәкъдим ителгәннәр. Күптән түгел шактый уңышлы "Чистай укулары" дебюты үтте, бу шулай ук коллективның эш практикасына керәчәк. Чистайлылар гомумшәһәр күләмендәге чаралар үткәргән вакытта, китап укучы гаиләләрне, иң өлкән һәм яшь укучыларны тәкъдим итүне оештырганда, мөһим вакыйгаларга, юбилей даталарына туры китереп алар арасында конкурслар һәм велоузышлар уздырган вакытта республикада китапханә компонентыннан бердәнбер актив файдаланучылар.
Бүгенге көндә китапханә - кыйммәтле, сирәк басмалар, китаплар, алар белән Чистайда эвакуациядә яшәгән мәдәният, әдәбият, сәнгать эшлеклеләре файдаланганнар һәм компьютер технологияләре. Китапханәләрне компьютерлаштыру республика программасы кысаларында 39 компьютер кайтарылган, ел азагына кадәр тагын 4 куелачак. Муниципаль район китапханәләренең яртысыннан артыграгы диярлек "Электрон хөкүмәт" программасына керә алалар.
Шәһәр юбилеена әзерләнү игътибарны тагын бер юнәлешкә - туган якны өйрәнүгәюнәлтте. Туган якны өйрәнү бүлеген ачуны дәгъвалаучы бик күп фактик материал тупланган, өстәвенә, шәһәрдә "Россия туган якны өйрәнү белгечләре союзы" җәмәгать оешмасы бүлеге бар. Шәһәрдә төрле милләт вәкилләре яши, аларны гореф-гадәтләр, мәдәният, туган тел кызыксындыра. Китапханә хезмәткәрләре аларга тиешле әдәбият тәкъдим итәргә, бәлки, хәтта бүлек булдырырга әзерләр.
Тиздән чистайлыларны китапханә тарихы музее чакырачак, биредә билгеле вакыйгаларга кагылган фотоматериаллар, документаль таныклыклар, төрле елларда китапханә эшендә файдаланылган техник чаралар тәкъдим ителгән. Бүлекләрнең берсе сугыш елларында бинада урнашкан СССР язучылары әдәби фонды союзы интернатына багышланачак. Кыйммәтле экспонатларның күпмедер өлеше киң аудитория күрә алсын өчен шәһәр музейларына тапшырылган. Экспозицияне китапханә хезмәткәрләренең, укучыларның хатирәләре тулыландырачак. Болар мәдәният учреждениесенең кызыклы елъязмасына үз юлларын язган кешеләрнең ышанычлы документаль таныклыклары.
Китапханәнең төп байлыгы - кешеләр, ветераннар һәм бүгенге көндә эшләүчеләр, яшь буын, профильле белеме булган, үз эшен, үз укучыларын яраткан белгечләр. Коллективта 35 елдан артыграк китапханә директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлйөзем Байбикова, методик-библиографик бүлек мөдире Лидия Андреева, хезмәт күрсәтү бүлегенең әйдәүче китапханәчеләре Любовь Клыкова, Татьяна Злыднина һәм башкалар эшлиләр. Сезгә иҗади уңышлар, сәламәтлек, күңел көрлеге һәм республикада иң яхшылар булып калуыгызны телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X