Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Ә без төшенкелеккә бирелмибез”

Шәһәр инвалидлар җәмгыятендә меңнән артык кеше исәптә тора, ул республикада иң көчле оешмаларның берсе.

Аңа керергә теләү, барыннан да элек үзеңә тиңнәр арасында аралашу эзләү, ялгызлыктан тую, бер-берсенә охшап уза торган көннәрне үзгәртү, төрле фикерләрдән арыну өчен кирәк дип аңлатыла. Күпләр өчен җәмгыять үзенә күрә эмоциональ бушану урыны. Анда һәркем теләсә кайсы вакытта кереп сөйләшә, үзен борчыган нәрсәләр белән уртак­лаша, күңеле белән ял итә ала, чөнки ул нәкъ менә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ял итү һәм хокукларын яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнү өчен оештырылган. "Хозяюшка" клубы, әдәби берләшмә, спорт түгәрәкләре дә шул максатта оештырылган. Биредә талантлар гүя җанлана, икенче сулышын ала. Бер генә абруйлы, җаваплы чара да чистайлылар катнашыннан башка узмый. Спортның кайбер төрләре буенча алар республикада берәүгә дә беренчелекне бирмиләр. Быел да нәтиҗәләр үзләре турында үзләре сөйли. Безнең команда инвалидлар арасындагы ХХ спорт фестивалендә, җиңел атлетика, туризм, өстәл теннисы буенча ТР чемпионатларында җиңүче булды, ату буенча ярышта икенче, яткан килеш штанга күтәрү буенча өченче урынны алдылар. Көчлеләр булгач бер тапкыр лаек булган урынны үзләрендә тоталар. Кабат ярышларга чистайлылар килсә, көндәшләренә дә җиңел түгел. Тик менә безнекеләргә ярышларга бару авырайганнан-авырая бара: транспорт, яшәү, ашау өчен акча кирәк.
-Безгә һәрвакытта да диярлек оешмалар, предприятиеләр буенча кул сузып акча сорап йөрергә туры килә, - ди инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Хөснетдинова борчылып. -Ә бит төрле бусагаларны таптап йөрүчеләр күпме, еш кына үз адресыңа начар сүзләр дә ишетергә туры килә. Бәхеткә, дөньяда яхшы кешеләр, сизгер күңелле җитәкчеләр дә күп, авыр минутта аларга таянырга мөмкин.
Проблемалар моның белән генә тәмамланмый. Җәмгыять кечкенә генә бинада урнашкан, мебель дә җитәрлек түгел, ә иң зур бәла су үткәрү-канализация системасы булмау. Муниципаль районның элеккеге җитәкчелеге инвалидларга шундый бина биргән бит. Бәдрәф кенә дә булмагач, тагын нәрсә әйтәсең инде, алар нәрсә эшләргә, кемнән ярдәм сорарга тиеш?! Әлеге проблемаларны хәл итүдә төгәл ярдәм күрсәтелмәгән һәм юк та, булыр микән әле? Җәмгыять әгъзаларының уңышлары, тырышулары үзләреннән кала берәүгә дә кирәк түгел дигән тәэсир туа. Республика күләмендә аларның казанышлары сизелерлек зур, димәк, чистайлыларның яхшы перспективалары бар. Аларның үз проблемалары белән ялгыз калулары гына борчый.
-Билгеле, без төшенкелеккә бирелмибез, - ди Валентина Хөснетдинова, - бер-беребезгә ярдәм итәргә, күңелебезне күтәрергә тырышабыз. Актив рәвештә яшьләрне эшкә тартабыз, хәзер күп кенә егетләр һәм кызлар җәмгыять тормышында ешрак катнашалар, абруйлы ярышларда чыгыш ясыйлар. Алар арасында коляскадагы инвалид Александр Шаров (рәсемдә: сез аны Валентина Алексеевна белән бергә күрәсез) үзе турында белдерде инде, ул штанга күтәрү, армрестлинг буенча ярышларда менә дигән нәтиҗәләр күрсәтә, перспективасы яхшы. Шулай ук Светлана Миңнекиева, Ләйсән Шәрифуллина, Анна Макарова һәм башкаларны да әйтәсе килә.
Инвалидлар җәмгыяте әгъзалары "Җәмгыять инициативасы-2012" конкурсында "Спорт белән без авыруларны җиңәбез" проекты белән катнашалар. "РИТЭК" фирмасының һәм ТРда "Лукойл" хәйрия фондының 111 социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы нәтиҗәләре буенча алар "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә җиңүчеләр булдылар. Аларның "Үз куллары белән китап" дигән проекты танылу тапты. Боларның барысы да - Чистай инвалидларының тагын бер казанышы. Гомумән, алар тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә, төшенкелеккә бирелмәскә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев