Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Без – җәмгыятьне үзгәртеп коруда чын көч”

"Чистай хатын-кызлары" җирле җәмәгать оешмасы форумы узган чәршәмбе көнне МКДКда булды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының ир-ат җитәкчеләре катнашты.

"Чистай хатын-кызлары" җирле җәмәгать оешмасының шәһәрне һәм районны социаль-икътисадый үстерүдәге роле һәм бурычлары турындагы доклад белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, "Чистай хатын-кызлары" җәмәгать оешмасының эшчәнлеген активлаштыру буенча эшче төркем җитәкчесе Надежда Сергеева чыкты. Ул хатын-кызларның шәһәр һәм районның иҗтимагый-сәяси, икътисадый, социаль-мәдәни тормышындагы ролен күтәрү, гражданлык җәмгыятен үстерү белән бәйле проб­лемаларны тикшерү һәм мәсьәләләрне хәл итү форумның максаты булып тора дип билгеләп үтте.
Иҗтимагый оешмалар, шул исәптән хатын-кызлар оешмалары сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә демографик хәлне яхшыртуга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, гаиләнең социаль статусын ныгытуга юнәлдерелгән күп кенә проектларны тормышка ашыруда катнашалар.
Россиядә хатын-кызларның беренче иҗтимагый оешмасы ике йөз ел элек барлыкка килгән. Үсеп һәм камилләшә барып, ул хатын-кызларның социаль хәлен яхшыртуга, аларны яклауга зур өлеш керткән. 1995 елда Чистай җәмәгать оешмасы - хатын-кызлар советы оеша. Аның эше дүрт юнәлеш буенча алып барыла: гаилә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәшгульлек. Оешуның беренче көннәреннән үк ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны урнаштыруга зур игътибар бирелә. Хатын-кызлар советы инициативасы белән республикада беренчеләрдән булып "Җылы өй" социаль приюты ачылды. Шулай ук "Булачак әни" проекты да уңышлы тормышка ашырылды. Берничә ел дәвамында йөкле хатын-кызларны тимер препаратлары белән тәэмин итү өчен җирле бюджеттан акча бүлеп бирелде.
Хатын-кызлар советы тарафыннан күчмә утырышлар, "түгәрәк өстәлләр" уздырылды, хатын-кызларның мәшгульлеге, производствода аларның социаль хәле мәсьәләләре каралды. Ул җәмгыятьтә хатын-кызлар хәленең иң кискен проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән күп кенә хәйрия акцияләренең, чараларның инициаторы булды. 2011 елда эшче төркем җәмәгать оешмасының эшчәнлеген яңартырга, аны яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгарырга булды. Бүген ул социаль-икътисадый, фәнни-техник, рухи-әхлакый проблемаларның тулы комплексын хәл итүгә юнәлдерелгән барлык чараларны башлап җибәрүче һәм актив катнашучы булып тора, балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру буенча планнарны эшләү һәм тормышка ашыру белән шөгыльләнә. Ялгыз әтиләргә ярдәм итү буенча "Без бергә", "Күп балалы әнигә бүләк", "Бөек Ватан сугышы ветераннарына күңел җылысын", "Беренче сыйныф укучысына букча" акцияләре, "Баланың хыялы тормышка ашсын" чаралар сериясе уздырылды.
Чистайлылар эшләгән "Җәберләүләрсез балачак" проекты озын сроклы республика программасы нигезенә керде һәм авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү фонды игълан иткән конкурста җинүче булды.
Вакыт һәм яңа мөмкинлекләр гражданлык җәмгыятен үстерү буенча хатын-кызларның тагын да актив тәэсир итүе буенча бурычлар куя. Хатын-кызлар хәрәкәтен киңәйтергә, җәмәгать эшләре буенча парт­нерлар сыйфатында профсоюзларны, гаилә, аналык һәм балалык мәсьәләләрен хәл итүгә яшьләр берләшмәләрен җәлеп итәргә кирәк. Үзара аңлашу атмосферасы, эшлекле партнерлык булдыру, хезмәткәрләрнең иҗади потенциалына ярдәм итү, уртак социаль-икътисадый программалар эшләү, шул исәптән хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерү, эш урыннары булдыру, авылда хатын-кызларның мәшгульлеген тәэмин итүне эшләү буенча власть органнары, предприятие җитәкчелеге белән тагын да тыгызрак үзара элемтә булдыру өчен җитәкче хатын-кызларны бергә туплау вакыты җитте.
Җәмәгать оешмасы хатын-кызларны, гаиләне һәм балаларны, яшьләрне яклауга юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру өчен республика, федераль грантлардан файдаланырга, үз проектларын тормышка ашыру белән шөгыльләнергә тиеш. Җәмәгать кабул итүе белән "Содействие" мәгълүмати үзәге оештыру зарурлыгы бар, анда төрле профильдәге консультацияләр биреләчәк, шулай ук "түгәрәк өстәлләр", дискуссия клублары, мастер-класслар, иҗат күргәзмәләре уздыру, республика конкурсларында катнашу планлаштырыла.
Форумда "Чистай хатын-кызлары" җирле җәмәгать оешмасы әгъзасы Әнисә Мөэминова, перинаталь үзәкнең баш табибы Светлана Филиппова, 3 нче ТҖС җитәкчесе Ирина Ларионова, эшләүче яшьләр советы вәкиле Юлия Вәлиуллина чыгыш ясадылар. Эш нәтиҗәләре буенча резолюция һәм тиешле карарлар кабул ителде.
Форумда катнашучылар һәм кунаклар өчен иҗат эшләре күргәзмәләре, мастер-класслар оештырылды, кием модельләре күрсәтелде, ашамлыкларны татып карау үткәрелде, хәйрия базары эшләде. 12 мең сум акча җыелды, ул яңа туган-ташланган балаларны карауга кирәкле әйберләр сатып алу өчен тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев