Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер торак йортка күбрәк булды

Чистайда, Мебельная урамы, 10 адресы буенча 25 фатирлы тагын бер биш катлы торак йорт файдалануга тапшырылды.

Иртә язда Алексеевскидагы "Керамика-маркет" фирмасы белгечләре яңа торак йортка нигез сала башладылар. Төзелешне финанслау төрле чыганаклардан алып барылды, төп чыганак булып ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды тора. Төзүчеләр үз эшләрен намус белән башкардылар, йортны кыска вакытта, яхшы сыйфат белән төзеделәр. Аның янында мәйданчык төзекләндерелгән. Яңа өйгә күчүчеләргә кызыгырлык, чөнки янәшәдә генә балалар бакчасы да бар. Микрорайон үсә, киңәя, тиздән биредә эре гипермаркет барлыкка киләчәк. Ятим балалар, социаль ипотека программасында катнашучылар, шулай ук яшь гаиләләр барлык уңайлыклары булган яңа фатирлардан ачкычлар алдылар.
Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов исеменнән яңа фатирлар хуҗаларын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов тәбрикләде, ә фатирлардан ачкычларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Надежда Сергеева тапшырды. Ачкыч алган бәхетлеләрне үзешчән артистлар да күңелле җырлары белән котладылар. Кайберләре инде яңа фатирларга күченә дә башладылар, ә янәшәдә яңа йорт төзелә башлады, киләсе елның җәендә аны тапшыру планлаштырыла.
Рәсемдә: Йортта яшәүчегә Д.Иванов белән Н.Сергеева кызыл тасманы кисәргә ярдәм итәләрЙортта яшәүчегә Д.Иванов белән Н.Сергеева кызыл тасманы кисәргә ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев