Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Баланы рәнҗүләрдән сакларга

Әнисе даими рәвештә спиртлы эчемлекләр куллана, бозык яшәү рәвеше алып бара, балаларын тәрбияләү белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнми... Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында каралган кырыкка якын очрак арасында нәкъ менә шундый эшләр яртысыннан артыграгын тәшкил итте. Кызганыч, аларның саны кимеми.

-Бер генә хәлгә дә битараф калырга ярамый, һәр очрак артында кайгы, шәхси фаҗига, борчылулар, еш кына балаларның күз яше, - дип сөйли комиссия сәркатибе Альбина Мөхәммәдъярова. - Хәзерге шартларда комиссия балачакны хокукый саклауның гамәлдәге институтлары механизмының берсе булып тора. Агымдагы елның гыйнварында илебездә аның оешуына 95 ел тулды. Безнең өчен, иң мөһиме, бу балаларның мәнфәгатьләрен яклау, аларның хокукларын саклау һәм торгызу, уйланылмаган адымнардан, төзәтеп булмаслык бәлалардан саклау.
Кызларын, улларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен өлкәннәргә тәэсир итүнең төрле ысуллары кулланыла: болар - кисәтү, штраф, балаларны приютка урнаштыру, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү... Карар чыгарганда комиссия әгъзалары, ә аның составына ПДН начальнигы Ландыш Әхмәрова, баш педиатр Светлана Проничева, мәгариф, социаль хезмәтләр идарәләре, җинаять-башкару инспекциясе, яшьләр эшләре буенча бүлек вәкилләре керә, балаларның һәм яшүсмерләрнең мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәләр. Балаларның кайберләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнә. Бу үз чиратында төрле төрдәге җинаятьләр кылуга китерергә мөмкин.
Комиссия утырышында үзен агрессив тоткан, кычкыруы белән аңа берәү дә боерык бирә алмый дип күрсәтергә тырышкан хатын-кыз турында нәрсә әйтергә мөмкин. Әлеге көчен "тыныч" максатларда кулланып, тыныч кына балаларын тәрбияләсә икән. Һәркемнең янәшәсендә үзен яратучы, кайгыртучы әти-әнисен күрәсе килә. Ата-ананың икесенә дә балаларына карата ата-ана хокукыннан мәхрүм итүгә материаллар туплана.
Шәһәребездә яшәүче икенче хатын-кыз 30 яшенә биш бала тудырган, әмма аңа аналык хисләре бөтенләй чит күрәсең. Спиртлы эчемлекләр куллана, өендә тәртипсезлек, даи­ми рәвештә балаларын караучысыз калдыра. Ниндидер уңайлыклар булдыру, балалары өчен тәмле азык әзерләү турында сүз дә алып барырга мөмкин түгел. Кисәтүләргә битараф. Өлкән балалары приютта, ә бер яшьтән зуррак улы сабыйлар йортына җибәрелгән. Үзенең соңлап өйгә кайтуын даими рәвештә көн саен эш эзләү белән аңлата. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсә, мөгаен, балаларын бөтенләйгә югалтыр. Икенче бер яшь хатын-кызга карата да материаллар җыю алып барыла, ул йөкле вакытында да аракы эчүен дәвам иткән. Ә менә бер әни күкрәк баласы була торып, прокурор каршындагы эшче төркем утырышына да исерек хәлдә килгән. Хәзерге вакытта ул тиешле дәвалау курсы уза, аңа авыру улының сәламәтлеге белән җитди шөгыльләнергә кирәк, бала операция ясатуга мохтаҗ.
35 яшьлек хатын-кыз да, әйтергә кирәк, нигездә, үзе белән генә мәшгуль, ничек тели, шулай яши: спиртлы эчемлекләр кулланырга ярата, өендә еш кына шау-шулы компанияләр җыела, билгеле инде, балаларны тиешенчә тәрбияләми. Өлкән улында ана буларак ышанычын югалткан, ул еш кына дәресләрен калдыра башлаган. Якын кешесе аны яклап, чын күңелдән улы белән сөйләшсә, мондый хәл бәлки булмас та иде. Якыннарының аңламавы, аларның битараф булуы бәхетсезлеккә китерә. Балага иң якын кешеләре хыянәт итү, аларның мәнфәгатьләрен санга сукмау бары үзләре теләгәнчә көн күрүләре ачу уята.
-Баланы кырыслыктан, пычраклыктан саклыйсы килә, аның күзендә яшь бөртекләре урынына шат елмаю булсын иде, - дип сөйли балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе урынбасары Светлана Сударкина. - Иң мөһиме, балага үз вакытында ярдәм кулы сузарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комиссия Бала Әни