Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар йорты бердәнбер өмет булганда

Бүген балалар йортында 48 кеше яши һәм тәрбияләнә, шуларның бары өчесе генә мәктәпкәчә яшьтәге бала.

Кагыйдә буларак, 10 яшьтәге балаларны гаиләгә тәрбиягә алалар, алар бездә 13. Аннан өлкәнрәкләре, алар 35әү, инде озак вакытлар балалар йортында яшиләр, аларның яңа әти-әни, гаилә табу мөмкинлеге бик аз.
2009-2012 елда бары 19 тәрбияләнүче генә гаиләгә киткән, әти-әниле булган. Балалар йорты -баланы урамда калдырмый торган бердәнбер учреждение, ул аның өчен җаваплылык тота һәм аның гаиләсенә әверелә. Балалар фатир тибындагы төркемнәрдә яшиләр. Һәрберсендә уңайлы йокы бүлмәләре, уку сыйныфы, кухня, ванна, ял итү бүлмәләре бар. Балалар йортында уку сыйныфы, тренажер, актлар заллары, рәсем ясау студиясе, ашханә, остаханә, тегү мастерское, медицина хезмәткәрләре, психолог, педагог-оештыручы, социаль педагог кабинетлары, интернаттан соң озату хезмәте бар, йорт хуҗалыгы кабинеты ачылган.
Узган ел гына 27 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм хокуклары чикләнгән. Социаль ятимлекнең төп сәбәбе - алкоголизм, наркомания, гаилә кыйммәте һәм роле кимү.
Муниципаль район башкарма комитетының опека, попечительлек һәм хокук бозуларны, күзәтүчесезлекне кисәтү бүлеге тарафыннан 31 бала ачыкланган. 13 балигъ булмаган бала дәүләт учреждениеләренә урнаштырылган, 15е опекага бирелгән (берсен тәрбиягә алганнар, 14 баланы туганнары гаиләсенә опекага биргәннәр), өч баланы уллыкка (кызлыкка) алганнар. Гаиләгә бала алырга теләүче гражданнар опека һәм попечительлек бүлегенә аларны опекуннар итеп билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать итәләр. Безнең тарафтан опекунлыкка, гаиләгә тәрбиягә кабул итүгә, уллыкка (кызлыкка) алуга кандидатларны өйрәнү буенча эш алып барыла. Районыбыздагы һәм якын-тирәдәге районнардагы бала алырга теләүчеләр Чистай балалар йорты каршындагы "Тәрбиягә алучы ата-аналар мәктәбе"ндә өйрәнү курслары узалар. Гаиләгә урнаштыру буенча ачыкланган һәм эшләр үткәрелгәннән соң балалар ниндидер сәбәпләр белән гаиләсез калалар һәм тулы дәүләт тәэмин итүе белән социаль учреждениеләргә җибәреләләр. Чистай балалар йорты шундый учреждение булып тора. Бүген әлеге белем бирү учреждениесе ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балаларны социаль яклауны, медико-психологик-педагогик тернәкләндерүне, социаль җайлашуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Балалар йортында тәрбияләнүче һәр баланың хыялы әти-әнисе белән яшәү, гаиләле булу. Хөрмәтле чистайлылар бездә тәрбияләнүчеләргә хыялларын тормышка ашыруга ярдәм итегез, аларга чын ата-ана кайгыртуы һәм мәхәббәт бүләк итегез. Әгәр сезнең шундый теләгегез булса, кызыксындырган сораулар белән муниципаль район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: Чистай шәһәре, К. Маркс урамы, 46, 12, 25 нче кабинетлар, элемтә өчен телефоннар: 5-17-60, 5-37-68.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев