Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл халкының хыялы тормышка ашты

Быел ТР Президенты Р.Миңнеханов инициативасы буенча Татарстан халкының тормыш сыйфатын яхшырту буенча кайбер программалар тормышка ашырыла башлады. Алар арасында модульле фельшер-акушерлык пунктлары һәм авыл клублары төзү. Узган чәршәмбе Олы Талкыш авылында яңа ФАП һәм Йолдыз поселогында яңа клуб ачтылар.

"Ә бездә яңа клуб!"
-Шундый сүзләр белән Йолдыз поселогында яшәүчеләр танышларына мөрәҗәгать итәләр. Яңа клуб ачылуын (искесе янгыннан зыян күргән һәм аварияле хәлдә булган) йолдызлылар тугыз елга якын көттеләр һәм, ниһаять, чәршәмбе көнне күпфункцияле мәдәни үзәк авылдашларга ишекләрен ачты.
Поселокта талантлы кешеләр аз түгел һәм яңа клуб аларга бик кирәк иде. Шуның өстенә Булдырь авылының муниципаль районда иң эреләрнең берсе булуын истә тотарга кирәк.
Яңа клуб ачу тантанасына ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе А.Семенычев, муниципаль район башлыгы И.Әхмәтҗанов, ТР Дәүләт Советы депутаты А.Симаков килделәр. И.Әхмәтҗанов авылдашларга республика бүләге - яңа клубның һәрвакытта да кирәк, биредә аралашу, культура дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге булуын теләде. Муниципаль район башлыгы клуб ачылу белән поселок исеме күп кенә район, шулай ук республика масштабларындагы конкурсларда еш яңгырар дигән ышаныч белдерде. Киләсе елга клубка яңа җиһазлар кайтарылачак, ә хәзер үк муниципаль район башлыгы шашка, шахмат һәм башка уен комплектлары бүләк итте. А.Симаков яңа бина үзенчәлекле поселокны бизәвен билгеләп үтте, чөнки аның күпчелек халкы шәһәрдә эшли һәм яшәү дәрәҗәсе шәһәрнекенә булдыра алганча якын килергә тиеш. Ул да буш кул белән килмәгән. Бүләккә теннис ракеткалары, ә өстәл теннисы өчен өстәлләр бар инде. Авылдашларны шулай ук ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе А.Семенычев котлады.
Клуб искиткеч булды. Шундый матур биналар республиканың бөтен районнарында да кирәк. Бу клуб артында авылның киләчәге тора. Бу ышанычлар гына түгел, тормышка ашучы хыяллар. Йолдызда яшәүчеләр шуңа ышана ала - "Чиста су", торакны һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программалары Йолдызга да килеп җитәчәк. "Гранд-строй" фирмасы (бинаны кыска срокта төзеп бетерделәр) җитәкчесе О.Батыршин да җылы сүзләр җиткерде. Яңа клуб ачкычларын аның директоры З.Шәрифуллинага тапшырды. Яңа учреждение әлегә тулысынча җиһазландырылмаган, әмма тиз арада биредә музыкаль аппаратура (анардан башка ничек концертлар һәм дискотекалар уздырырга?), бильярд һәм күп кенә башка нәрсәләр барлыкка киләчәк. Ә мәдәният учреждениесенең киләчәк планнарында рус, татар, чуваш һәм башка халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм, әлбәттә инде, Яңа елны уздыру.
Олы Талкышта - яңа ФАП
Олы Талкыш авылында кеше күп һәм күңелле иде - авылда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бирегә заманча җиһазлар китерелгән, эш өчен җитәрлек мәйдан - фельдшер кабул итү бүлмәсе, процедура, акушер, ярдәмче хуҗалык бүлмәләре. Кайнар су, канализация, җылыту системасы кертелгән. Дәвалау-кисәтү учреждениесе Олы Талкыш һәм якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Авылдашларга кунакка муниципаль район башлыгы И.Әхмәтҗанов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты А.Симаков килгән.
-Без Чистай районының модульле ФАПлар төзү программасына эләгүенә бик шатбыз, - дип билгеләде И.Әхмәтҗанов. - Бу торак пунктларда сәламәтлек саклау үсешен үстерүдә бик зур прогресс. Сүз уңаенда, яңа ФАПлар төзелеп кенә калмады, кайберләренә капиталь ремонт та ясалды. Дәвалау-кисәтү учреждениесенең ишекләре һәрвакыт ачык булырга тиеш, сүз уңаенда авылдашлар бирегә медицина ярдәме генә сорап мөрәҗагать итмиләр, бу үзенчәлекле психологик бушану пункты да, биредә һәркем үз проблемалары белән уртаклаша ала. Белгечләр организмны ныгытыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген киңәш итә алалар. Монда авылның шәһәрдән еракта урнашуын исәпкә алып, авыруларны кисәтү өчен бөтен нәрсә дә бар.
Быел башланган модульле ФАПлар урнаштыру буенча республика программасы 2016 елга кадәр дәвам итәчәк. Сәламәтлек саклау, мәдәният мәсьәләләренең мөһим булуы билгеле, әмма муниципаль власть каршында яңа эш урыннары булдыру проблемасы кис­кен тора. Әгәр яңа ФАПлар, клублар булса, кызганычка каршы, авылдан китүче яшьләр еракка китеп бәхет эзләргә кирәкме, юкмы икәнлеге турында уйлана башлаячак. Торак пунктлар торгызылырга: халык саны үсәргә, яшәү шартлары яхшырырга тиеш. Авылда яшәүчеләрне бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы депутаты А.Симаков котлады, заманча фельдшер-акушерлык пункты бинасы барлыкка килүдә аның да өлеше бар. Андрей Анатольевич ФАПка диск­лар белән музыкаль үзәк бүләк итте.
Тәҗрибәле фельдшер пунктта беренче пациентларны кабул итә башлады да инде, димәк, медицина ярдәме сыйфатлы булачак. Авылда яшәүчеләр үз чыгышларында ТР Президенты Р.Миңнехановка, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына, Чистай муниципаль районы башлыгы И.Әхмәтҗановка модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзү һәм капиталь ремонтлау программасын яклаганнары өчен рәхмәт белдерделәр. Киләсе елда Александровка һәм Татар Сарсазы авылында ФАПлар монтажлау планлаштырыла. Аларның мәйданы авылда яшәүчеләр санына караячак, шулай ук тугыз пунктны капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев