Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Армия - тормыш мәктәбе, аны һәркем намус белән үтәргә тиеш

Язгы чакырылыш дәвам итә, 11 майда бу чакырылышта армиягә икенче тапкыр озату булды.

Хәрби Кораллы көчләр сафына 15 чистайлы чакырылды. Якыннары, туганнары, дуслары аларны озатырга килделәр, аларга хәерле сәфәрләр телә­деләр. Дулкынланган аналар, сөйгән кызлары күз яшен тыеп тора алмадылар, әтиләре исә киңәшләрен бирделәр. Бер парта артына утырган, бергәләшеп күңел ачкан, ки­лә­чәккә планнар корган иптәшләре, дуслары да армия сафларына китүчеләргә изге теләкләрен юлладылар...
Ватан алдындагы бурычын үтәргә китүчеләр арасында Дмитрий Ушенкин да бар.
- Кәефем менә дигән, - дип сөйли егет. - Спецназга эләгергә телим. Түбән Новгородта хезмәт итәчәгем билгеле инде. Армия - ул тормыш мәктәбе һәм аны һәр егеткә үтәргә, үзеңне сынарга кирәк.
Күп ата-аналар өчен улларының армиягә китүе көтелмәгән сюрприз булган. Радик Камалетдинов та якыннарына әйтеп тә тормыйча армиягә китәргә чакыру алган.
- Аның армиягә җыенуын беребез дә белмәдек, - дип сөй­ли әбисе Рәшидә Фәхретди­нова. - Бу безнең өчен һич тә көтелмәгән нәрсә булды. Әмма мин үземнең оныгым белән горурланам. Һәр ир-егет хәрби хезмәт аша үтәргә тиеш.
Армиягә китүчеләрне алда кырыс армия хезмәте көтә. Алар Татарстан Республикасы хәрби комиссиариатының җыелу пунктына озаталар, алар анда янә бер кат медкомиссия үттеләр һәм төрле частьларга җибәрелделәр.
10 армиягә чакырылучы Наро-Фоминскидагы шефлыктагы хәрби частька җибәрелде. Бу Андропов исемендәге 4нче махсус гвардия Кантемир Кызыл Байрак Ленин орденлы танк бригадасы. Республиканың хәрби комиссары, генерал-майор Погодин приказы белән егетләргә рядовойлар дигән хәрби исем бирелде һәм аларның армия хезмәте башланды. Бер ай дәвамында армиягә яңа алынучылар яшь сугышчы курсларын үтәчәкләр.
Чистай шәһәре, Чис­тай һәм Яңа Чишмә районнарының хәрби комиссары Андрей Пичушкин егетләрне Россия Хәрби Көчләре сафларына чакырылулары белән котлады.
- Билгеле авырлыклар булачак, әмма сез югалып калмагыз. Сез анда үзегез генә түгел, бүгенгесе көндә Чистай районыннан барлыгы 81 егет армия хезмәте үтә. Өлкән иптәшләрегезгә мөрәҗәгать итегез, алар сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Иң мөһиме, сездә эчке ныклык һәм лаек­лы, намус белән хезмәт итү теләге булсын, - дип билгеләп үтте Андрей Владимирович. - Без сез­гә ышанабыз! Хәерле сәгатьтә!
Аннары армиягә чакырылучылар автобуска утырдылар һәм Ватанны сакларга киттеләр.
Якыннары күз яшьләрен һәм борчуларын тыеп тора алмадылар, аларга исән- имин хезмәт итеп тизрәк якыннары янына кайтуларын теләделәр. Кузгалып киткән автобусны моң-сагыш, шулай ук өмет-ышаныч белән ничәмә- ничә күз озатып калды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай армия